Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Ачык ишекләр көне 18.01.2019

17 январь көнне мәктәбебездә ачык ишекләр көне үтте.Беренче өлештә мәктәпкүләм җыелыш үткәрелде. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 1 яртыеллыкка йомгак ясап, укучыларның уңышлары, олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды, БДИ дагы үзгәрешләр белән таныштырды. Мәктәп директоры мәктәптәге гомуми мәсьәләләрне яктыртты, туклану, укучыларның иминлеген кайгырту буенча чыгыш ясады. Икенче өлештә 1-11 классларда ачык дәресләр булды. Өченче өлештә спортзалда әтиләр патруле катнашында ГТО нормалары турында лекторий тынлаганнан сон, "Батырлар" бәйгесе оештырылды.
-
Табигать фәннәре атналыгы : җомга 18.01.2019

Җомга көне әңгәмәләр һәм чаралар циклы белән башланып китте. 5-7 класслар өчен "Смешарики Пин-код" чарасы үткәрелсә, 8-11 класс укучылары химиядән "Химия күзлегеннән караганда могҗизалар" дигән иҗади проблемалы мәсьәләләр чиштеләр.9 нчы класста химиядән "Фосфор" темасына ачык дәрес үткәрелде. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. яңа тема өйрәнүне химиядән ОГЭ кодификаторлары белән тәңгәл китереп оештырган. Укучылар бер үк вакытта яңа теманы да үзләштерде, ОГЭ га да яхшы әзерлек формалашты.Биология укытучысы Хадиева Р.Р. 11 классларда "Кешенең килеп чыгышы" темасына дәрес-конференция үткәрде.Укучылар үз фикерләрен дәлили белә, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләре камилләшә.Бүгенге көн биология укытучысы Самигуллина Ч.М. һәм 9-10 класс укучылары очрашуы белән тәмамланды.
-
Әтиләр патруле 17.01.2019

Бүген мәктәптә "Ачык ишекләр көне " кысаларында һәм әти-әниләрне , балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыынан Әтиләр патруле катнашында "Батырлар" бәйгесе үткәрелде.Һәр класстан әти һәм бала, шулай ук әниләр дә бу бәйгедә бик яратып катнашты. Беренче өлештә ОБЖ укытучысы Гараев Р.К. килгән кунакларга ГТО турында информация бирде. Аннары физкультура укытучысы Вафина Г.Р. ярыш-эстафета уздырды. Әти-әни, бала, укытучы бердәм эшләгәндә генә яхшы нәтиҗә безнең кулда булачак!!!
-
Табигать фәннәре атналыгы:сишәмбе 16.01.2019

15 январь көне иртәнге 7.30 да 8-11 класслар өчен әзерләнгән "Суның организмда роле" видеоәңгәмә белән башланды.Укучылар сәламәтлек өчен бик мөһим булган суның кеше өчен никадәр әһәмияткә ия булуын ачыкладылар . Башлангыч класс укучылары исә химия кабинетына кунакка килде. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. югары класс укучылары белән нәни дусларга "Химия иленә сәяхәт" оештырды. Шулай ук "Кем химиядән күбрәк мәсьәлә чишә?" конкурсы старт алды. Конкурста укучылар гына түгел, төрле фән укытучыларының да катнашуы чараны тагын да отышлырак итте. , Ә 8 нче һәм 11 класс укучылары исә ачык түгәрәк занятиесендә "Чужое сердце" уенында бик теләп катнаштылар. Сишәмбе көнне "Күңелле тәнәфес" рубрикасын 8 нче класс укучылары оештырды. Алар дусларына табигать турында шигъри мизгелләр бүләк иттеләр.
-
Табигать фәннәре атналыгы:чәршәмбе 16.01.2019

16 нчы январь иртәсе 8-11 класслар катнашындагы "Бөек химиклар" дип исемләнгән телдән журнал белән башланды .Укучылар химия фәнендә ачышлар ясаган галимнәр турында күп файдалы информация әзерләп, алар белән иптәшләрен таныштырды. 5 нче класста "Бактерияләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге "темасы буенча ачык дәрес үтте. Ә 10 класс укучылары БДИга әзерлек максатыннан "Молекуляр биологиядән мәсьәләләр чишү" дип исемләнгән ачык дәрестә катнаштылар. Иҗади якын килеп , методик яктан отышлы алымнар кулланып үткәрелгән дәресләр укучыларга көндәлек тормышта кирәк булырдай белемнәрне дә, алга таба уку хезмәтендә кирәк булачак информацияләрне дә үзләштерделәр.
-
Табигать фәннәре атналыгы 14.01.2019

Бүгеннән Шушмабаш урта мәктәбендә табигать фәннәре атналыгы старт алды . Иртәнге линейкада методик берләшмә җитәкчесе, биология-география укытучысы Хадиева Р.Р. һәм укучылар катнашында атналыкны ачу тантанасы узды.Кызыклы һәм үзенчәлекле формада укучыларга төрле биремнәр тәкъдим ителде. Алар арасында "Иң яхшы эчтәлекле шпаргалка"конкурсы, "Күңелле тәнәфес" уеннары, табигать фәннәренә реклама-плакатлар конкурсы, мәктәпнең үзенең Менделеев таблицасын булдыру конкурслары һәм башка бик күп чаралар планлаштырылган . Укучыларга һәм укытучыларга уңышлар телибез!
-
13.01.2019

12 январьда 9 һәм 11 классларда ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәктәп администрациясе, фән укытучылары, ата-аналар катнашты. Фән укытучылары үзләренең чыгышларында ата-аналарны имтихан эшләре һәм аларны бәяләү нормалары белән таныштырдылар, уку елы барышында мәктәптә үткәрелгән сынап карау имтиханнарына анализ ясадылар. Укыту эшләре буенча директор урынбасары ата-аналарны , укучыларны ОГЭ, БДИ бирү тәртибе, һәр фәннән минималь баллар белән таныштырды. Ата-аналар җыелышы фикер алышулар белән тәмамланды.
-
Кышкы каникуллар дәвам итә. 08.01.2019

5 нче январь көнне мәктәбебездә укучылар әти-әниләр һәм укучылар белән күңелле кышкы уеннар оештырылды. Балалар саф һавада рәхәтләнеп күңел ачты, аркан тартышу ярышында исә укытучылар командасы белән укучылар командасы арасында кискен ярыш булып, дуслык җиңде.
-
Котлы булсын Яңа ел! 24.12.2018

24 декабрь көнне мәктәптә 9-11 класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булды.Укучылар матур, үзенчәлекле сценарий буенча рәхәтләнеп күңел ачты, “танылган артистлар” чыгышын карады, күңелле уен , җыр-биюләр тәкъдим ителде. Бәйрәм ахырында укучылар, класс җитәкчеләре катнашында дискотека үткәрелде.
-
Исәнме, Кыш бабай! 22.12.2018 Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучыларының чыршы бәйрәме булды. Һәр елдагыча бәйрәмне карарга әти-әниләр, кунаклар күп җыелган иде. Бәйрәм тамашасы Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә бик күңелле үтте.

















