Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
"Великий мастер слова" 13.11.2018

9 ноября в школе прошло интересное мероприятие, посвященное 200 летию со дня рождения И.С.Тургенева "Великий мастер слова".
-
Белем җәүһәрләре-2018 29.10.2018

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын ашыру, берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән IX Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесен үткәрде.
Бәйгедә Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна җиңү яулады. Аны зур җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Көзге бал 26.10.2018

Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Укучылар күптән көтте.
Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә Көзге бал.
25 октябрьдә 5-8 сыйныф укучылары өчен, "Көз патшалыгында" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә көз темасына җырлар, биюләр дә әзерләгәннәр. Көз сылуларын егетләр матур итеп киендереп сәхнәгә алып чыктылар. Көз сылулары төрле яктан сыналып арасыннан җиңүчене билгеләп куйдык.8 класстан Хадиева Рамилә “Көз -2018” булды. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Күргәзмә 26.10.2018
“Көзге матурлык” композицияләр конкурсы уздырдык. Укучылар бик матурһәм оригиналь эшләнмәләр ясаганнар. -
Уңыш бәйрәме 25.10.2018

Бүген мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары яхшы кәеф белән, бәйрәмчә киенеп Уңыш бәйрәменә ашыкты.
Бәйрәмдә көзгә багышланган җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, уеннар уйналды. Укучылар рәхәтләнеп ял итте.
-
Дустыбыз интернет 22.10.2018

-
Өлкән класс укучылары өчен интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресе балаларны Интернет челтәренең өстенлекләре һәм куркыныч яклары белән таныштырды, электрон почта, социаль челтәрләр информацион продуктлар белән эш иткәндә сак булырга өйрәтте. Укучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, үз фикерләрен әйттеләр.
-
-
Хәтер көне 19.10.2018

Бүген 6 сыйныфта 15- октябрь Хәтер көненә багышланган тәрбия сәгате үтте. Укучылар явыз патша Иван Грозныйның Казан шәһәрен ничек басып алуы, борынгы бабаларыбызның батырлыклары, ни өчен бу көннең Хәтер көне буларак билгеләнеп үтүе белән таныштылар.
-
Парламент дәресе 17.10.2018

17 октябрьдә мәктәбебездә “Парламент дәресе” кысаларында класс сәгатьләре үтте. 5 нче класс укучылары “Мин гражданин” темасы буенча әңгәмә алып бардылар. Алар дәүләт символларын искә төшерделәр. Гражданинның кем икәнен, аның алдында нинди хокук, бурычлар торганлыгын ачыкладылар. Класс сәгате бик тә җанлы барды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
ЕДИНЫЙ УРОК ПО БЕЗОПАСНОСТИ В СЕТИ ИНТЕРНЕТ 2018 15.10.2018

Сегодня в нашей школе прошел Единый урок безопасности в сети интернет с участием учащихся 8 и 9 классов.
-
Укытучылар көне 10.10.2018

Укытучылар көне уңаеннан Үзидарә көнендә дәрес бирүче укучылар һәм педагогик коллектив белән түгәрәк өстәл үткәрелде.Укучылар үзләренең дәрес биргәннән соң алган тәэсирләре белән уртаклашты .Укытучы һөнәренең нинди җаваплы. авыр хезмәт икәнен үз җилкәләрендә татыган бу укучылар остазларына рәхмәт сүзе җиткерде. Мәктәп директоры укучыларга махсус сертификатлар тапшырып, уңышлар теләде.
















