Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Укырга кая барырга? 20.04.2015

Бүген мәктәбебездә 9 класс укучылары Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары Надия Газимовна белән очраштылар. Ул укучыларны техникумдагы уку шартлары, алырга мөмкин һөнәрләр белән таныштырды. Киләчәктә аларны үзләренә укырга килергә чакырды.
-
Көрәш бәйгесе 18.04.2015

Өченче ел рәттән Актаныштагы Беренче Президент Кубогына милли көрәш бәйгесе апрель аенда оештырыла. Бу бәйгедә безнең мәктәбебезнең 7 һәм 8 класс укучылары, күп бәйгеләрдә беренче урыннарны алган, Хадиев Айзат һәм Хакимов Азатлар катнаша. Без аларның җиңеп кайтуын теләп калабыз!
-
Мониторинг оценки качества начального образования 17.04.2015

В рамках реализаций мероприятий Стратегии развития образования в Республике Татарстан на 2010-2015 годы, с целью осуществления комплексной оценки достижений планируемых предметных, метапредметных и личностных результатов обучающихся начальной школы в соответствии с требованиями ФГОС 15 апреля во всех школах республики пройдет мониторинг оценка качества образования. В мониторинге примут участие 4-х классов. Сегодня в нашей школе ученики 4 класса выполнили проектные работы.
-
"Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичәсе 17.04.2015

Бүген "Казан арты" тарих-этнография музеенда Г. Тукайның 129 еллыгына багышланган "Моңлы сазым" әдәби- музыкаль кичәсе булды. Безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Ахметова Алсинә бу кичәдә катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз!
-
Волейбол ярышы 16.04.2015

15 апрельдә Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбендә Арча муниципаль районы Яңа Кенәр зонасы мәктәбе укучыларының волейбол ярышлары булып узды. Кызлар арасында 3 команда, егетләр арасында 6 команда катнашты. Безнең Шурабаш мәктәбе кызлар командасы икенче урынны, ә егетләр командасы өченче урынны алдылар. Кызлар һәм егетләрнең волейбол командасын призлы урыннар алуы белән котлыйбыз. Аларның тагын да зуррак үрләр яулавын телибез.
-
4 классларда мониторинг 15.04.2015

Бүген 4 класста укучы балалар өчен "Литературное чтение" фәненнән халыкара тестирование үтте. Бу чарада мәктәптә һәм филиалларда укучы барлык 8 укучы да катнашты.
-
"Җиңү юллары буйлап" 14.04.2015

Безнең мәктәп укучылары район, республика күләмендә уза торган акция, конкурсларда теләп катнашалар. Рәсем буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырган "Җиңү юллары буйлап" дип аталган рәсем конкурсында катнашып, 8 класс укучысы Магсумова И. , 6 класс укучысы Идиятуллина А. грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
"Көрәшчеләр бәйгесе" 14.04.2015

11 апрель көнне Хәсәншәех гомуми белем бирү мәктәбендә татар - башкорт көрәше буенча 1999- 2001 елгы егетләр арасында ООО "АФ Ватан" призына ярышлар үтте. Бу ярыш Татарстан республикасының беренче Президенты кубогына ачык турнирга сайлап алу ярышы иде. Анда безнең мәктәп егетләре дә катнашты. 9 класс укучысы Мубаракшин Л., 8 класс укучысы Хадиев А. һәм 7 класс укучысы Хакимов А. лар көрәшеп, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Егетләребезгә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
-
"Могҗизалар кыры" 13.04.2015

"Башлангычлар" атналыгы кысаларында 1 а, б - 3 а, б класс укучылары "Могҗизалар кыры" нда катнаштылар. Уенны 1 б-3 б классы укытучысы Антипова О. И. әзерләде һәм алып барды. "Могҗизалар кыры" ның җиңүчесе булып 3 а классы укучысы Сафаргалеев Ислам калды. Кичә бик күңелле узды
-
Галәм чакыра 13.04.2015

12 апрель - Космонавтика көненә карата мәктәп укучылары рәсем конкурсында катнаштылар.











