Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Әдәби укудан ачык дәрес 10.04.2015

1а - 3а класслары укытучысы Гайнуллина Г.Ә. "Башлангычлар" атналыгы кысаларында ачык дәрес үткәрде. 1 а классында дәрес темасы: "Ярдәмче сүзләр", 3 а классында "Витаминлы аш" хикәясе. Укучылар яшелчәләр турында табышмакларга җавап таптылар, аннан шул яшелчәләр турында өстәмә мәгълүматны укыдылар, витаминнар турында фикер алыштылар, сүзлекләр белән эшләделәр. Дәрестә бик күп таратма марериаллар кулланылды.
-
Математикадан ачык дәрес 10.04.2015

3 в классы укытучысы Магсумова И. И. математикадан "Мәйдан" темасына карата ачык дәрес үткәрде. Укучылар тапкырлау таблицасын да, мәйдан табу ысулларын да кабатладылар. Математик ребус чишеп, дәреснең темасын таптылар. Мәйдан табу формуласын чыгарып, мәсьәләләр чиштеләр. Төрле турыпочмаклыкларның мәйданнарын чагыштырдылар. Дәрестә бик күп мәгълүмат бирелде.
-
Открытый урок по марийскому языку 10.04.2015

В 2 б - 4 б классе прошёл урок ФГОС по предмету "Марийский язык и литература" . Урок провела учитель 2 б - 4 б классов Емикиева Е. М. В начале урока ученики привели примеры на слово "радость". Со 2 б классом готовились к написанию сочинения на тему "Куан" ("Радость"). В 4 б классе анализировали понятие "Куан", стихотворение К. И. Чуковского "Куан". Урок был проведен на марийском языке.
-
Татар теленнән ачык дәрес 09.04.2015

"Башлангычлар" атналыгы кысаларында, татар теленнән 2 а классында "Җөмлә", 4 а классында "Җөмләнең баш кисәкләре" темасына, 2 а - 4 а классы укытучысы Закирзянова Г. Г. ачык дәрес уздырды. Дәрестә 2 а классы укучылары җөмлә темасын йомгаклап күнегүләр эшләделәр, сюжетлы рәсем буенча хикәя төзеделәр, дәрес ахырында тест эшләделәр. ; а классы укучылары җөмләнең баш кисәкләре моделекн төзеделәр. Күнегүләр эшләп материалны ныгыттылар. Дәрестә индивидуаль һәм төркемнәрдә эш оештырылды, укучылар белемнәренә үзләре бәя бирделәр, Дәрестән укучылар һәм укытучылар канәгать калдылар.
-
"Туган тел" мастер- класс бәйгесе 09.04.2015

8- 9 апрель көннәрендә мәктәбебезнең мари теле укытучысы Еремеева И. В. Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер - класс бәйгесендә катнашып, Диплом алып кайтты. Бу бәйге Казан шәһәренең "Дом Дружбы" да үткәрелде. Анда төрле милләт вәкилләреннән 25 укытучы катнашты. Ирина Васильевнаны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз. Аңа киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга язсын. Зур уңышлар сиңа!
-
"Слабое звено" 09.04.2015

В школе было проведено внеклассное мероприятие по географии "Слабое звено". Игру провела учитель географии Хафизова И. Р. Ученики 6 класса соревновались, отвечая на занимательные вопросы по курсу "Начальная география". Был проведен 6 туров. После каждого тура ученики выбирали слабое звено. На финал игры вышли 2 ученицы - Хадиева Тансылу и Мубаракшина Гулина. Финалистом стала Мубаракшина Гулина. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
"Китапханә дәресе" 08.04.2015

Бүген мәктәптә "Башлангычлар" атналыгында 2 а - 4 а класслар укытучысы Закирзянова Г.Г. литературное чтениедән "Китапханә дәресе" үткәрде. Бу дәрестә Шурабаш авылы китапханәчесе Хәертдинова З. дә катнашты. Ул укучыларны балалар өчен чыгарылган яңа китаплар белән таныштырды. Укучыларны китаплар белән дус булырга, әдәби китаплар укырга чакырды. Кичәдә бик күңелле булды.
-
Кая укырга барырга? 08.04.2015

Бүген мәктәпнең 9 класс укучылары "Арча агропромышленность профессиональ колледж" укытучылары белән очрашты. Колледж укытучылары укучыларны үзләренең уку йорты белән таныштырдылар. Укучылар анда алырга мөмкин профессияләр, уку сроклары турында таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
"Кошлар - безнең дуслар" 08.04.2015

Кошлар - канатлы дусларыбыз! Кошлар - табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар элек - электән кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. "Башлангычлар" атналыгында башлангыч класс укытучылары Закирзянова Г.Г. һәм Гайнуллина Г.Ә. 1а-4а классы укучылары белән "Кошлар - безнең дусларыбыз" исеме астында ачык тәрбия әңгәмәсе үткәрделәр. Әңгәмә бик эчтәлекле һәм күңелле булды. Барыгызга да бик зур рәхмәт.
-
Котлыйбыз!!! 07.04.2015

Бүген, иртәнге линейкада математика, физика атналыгында актив катнашкан һәм җиңгән, дистанцион олимпиада җиңүчеләрен, спорт өлкәсендә уңышлары булган укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Тырышып куйган хезмәтләрнең нәтиҗәсе булу безне сөендерә, тагын да яңа эшләргә һәм җиңүләргә өнди!











