Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Контроль эшләр эшлибез 21.05.2015

Уку елын йомгаклауга санаулы көннәр генә калды. Барлык укучылар Һәр фәннән йомгаклау контроль эшләре эшлиләр.
-
Мәктәп спортчыларын котлау 19.05.2015

Бүген безнең мәктәптә линейка көне. Җиңел атлетика буенча ярышта катнашкан һәм район күләмендә беренче урынны алган мәктәбебез спортчыларына грамоталар тапшырылды. Аларга ярышларда тагын да зуррак үрләр телик.
-
Варислар берлегенә кердек 18.05.2015

Бүген тантаналы шартларда 4 класс укучылары варислар сафларына керделәр. Тантаналы вәгъдә, варислар законнарын үтәргә сүз биргәннән соң, аларның муеннарына кызыл галстуклар бәйләделәр. Варисларны класс җитәкчеләре котлады. Ахырдан укучылар төрле уеннар уйнадылар, үзләренең лаеклы алмашчы булуларын расладылар.
-
Мәктәп бакчасында кызу эш
16.05.2015
Мәктәбебез укучылары укытучы Ганиев Альтаф җитәкчелегендә мәктәп бакчасында бик тырышып эшләделәр. Түтәлләр ясадылар, чәчәкләр утыртырга урын әзерләделәр.
-
Өмәдә катнашу
15.05.2015
Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, мәктәп территориясен тәртипкә китерү буенча, өмәдә катнаштылар.
-
Соревнования по легкой атлетике 14.05.2015

13 мая Арская ДЮСШ "Арча" совместно с МУ "Управление образования" на стадионе г. Арск провели соревнования по легкой атлетике среди юношей и девушек образовательных учреждений Арского муниципального района 1998- 99 г.р. В соревнованиях приняли участие 253 учащихся из 14 СОШ и 16 ООШ и АПК Арского района. На соревнованиях ученики нашей школы приняли участие. Ученица 9 класса Фазлеева А. заняла 2 место, а ученица 7 класса Файзуллина Г. заняла 3 призовое место. Поздравляем победителей.
-
Татар теленнән ОГЭ 13.05.2015

12 май көнне 9 класс укучылары татар теленнән имтихан тапшырдылар.
-
70 "5" ле акциясе 12.05.2015

9 май көнне Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана булып узды. Бу тантанада безнең мәктәптән дә 3 укучы катнашты. 3 д классы укучысы Нигаматуллина А., 5 класс укучысы Антипов В, һәм 8 класс укучысы Гарипова Г. " Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5" ле акциясендә катнаштылар. Тантана бик матур оештырылган. Һәркем бәйрәмнән канәгать булып кайтты.
-
Истәлеккә бүләк 11.05.2015

Мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныфы укучылары - 9 нчы класс укучылары мәктәпне тәмамлагач, үзләреннән соң истәлек бүләк итеп, үзләре алып килгән куак, агачларны мәктәп бакчасына утырттылар. Бу традиция ел саен кабатланса, мәктәп яны агачлар аллеясе белән уратып алыныр әле.
-
9 Май - Җиңү бәйрәме белән! 09.05.2015

Җиңү килде җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Барыбызга тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы телибез. Туган җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен ! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен! Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!











