Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
9 Май - Җиңү көне 08.05.2015

Бөтен ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Бүген Шурабаш авылында шушы бәйрәм уңаеннан митинг булды. Митингта җирле үзидарә, "Вамин - Мәрҗәни" ширкәте җитәкчесе, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, балалар бакчасыннан нәниләр катнашты. Сугышта үлеп калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугыш кырында үлеп калганнар өчен куелган һәйкәлгә венок салдылар. Митингта сугыш ветераннары Хәкимов Вәли абый белән Исмәгыйлев Ризван абыйлар чыгыш ясады. Мәктәбебезнең 5, 6 һәм 7 класс укучылары бик эчтәлекле итеп чыгыш ясадылар.
Сугышта катнашканнарның даны мәңгелек!
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 07.05.2015

4, 5, 6, 7 нче май көннәрендә Шурабаш мәдәният йортында, Шура, Байкал авылы клубларында, Яңа Сәрдә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Шурабаш мәктәбе укытучылары, клуб, библиотека хезмәткәрләре катнашында концертлар булып узды. Әлеге кичәләргә авылыбызның тыл ветераннары чакырылган иде.
-
Сәләтле балаларны хөрмәтләү
07.05.2015
4 мартта район мәдәният йортында сәләтле балаларны хөрмәтләү тантанасы булды. Хөрмәтләү тантанасында Илшат Нуриев тырыш балаларны уңышлары белән котлады, уку алдынгыларына районның махсус стипендиясен тапшырды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны бүләкләде. Ул тантанада безнең мәктәпнең дә 3 укучысы катнашты: 9 класс укучылары Ахметова Алсинә, Фазлеева Алсу һәм Файзиева Гөлшатлар
-
Җиңел атлетика ярышы 06.05.2015

5 май көнне стадионда Арча районы профсоюз членнары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Шурабаш төп мәктәбе укытучылары да бу ярыштан читтә калмадылар. Абдуллина Ф. Х. 35 яшьтән өлкәнрәк хатын - кызлар арасында 100 метрлы эстафетада 1- урын, хатын - кызлар эстафетасында мәктәп командасы 2 - урынны алды. Ярышта катнашучы укытучыларга бик зур рәхмәт. Аларга тагын да зуррак уңышлар телибез!
-
"Безопасное колесо - 2015" 05.05.2015

4 апреля в гимназии № 5 Арского района прошел конкурс "Безопасное колесо - 2015" среди отрядов ЮИД школ Арского муниципального района РТ. Из нашей школы ученик 5 класса Антипов Владислав занял 2 место на этапе "автогородок". Поздравляем Владислава с победой!
-
Акция "Помоги своей школе" 04.05.2015

В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Сегодня каждый из нас может помочь своей родной школе, в которой получал знания, находил друзей, делал свои первые самостоятельные шаги, а самое главное – искал себя и свой путь в жизни.
-
Флеш моб батлл 04.05.2015

30 апрель көнне Арча шәһәренең үзәгендә, вакытны файдалы оештыру, наркотикларга каршы көрәш, сәламәтлекне ныгыту максатыннан һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бию марафоны - флеш моб батлл узды. Бу марафонны район яшьләр бүлеге, мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, яшьләрнең "Форпост" җәмәгать оешмасы, волонтерлар оештырды. Безнең мәктәп командасы уңышлы катнашып, зур тәэсирләр белән, канәгатьләнеп кайттылар.
-
"1 Май бәйрәме белән!" 01.05.2015

Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәрендә күңелегез шатлык белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен.
-
"Без өмәдә" 30.04.2015

Районыбызда чисталык икеайлыгы бара. Һәр оешма үз территориясен чүп - чардан арындыра, җыештыра. Безнең мәктәп тә бу эштән читтә калмый. Көннәр җылыну белән, мәктәп тирәсендә дә эш күбәя. Тирә - якны җыештыру өчен буш вакытларында укучылар, укытучылар эшкә чыгалар. Бүген дә мәктәп янындагы коелган яфраклар җыеп түгелде, тырмаланды, чәчәк түтәлләре тәртипкә китерелде.
-
"Безнең йөрәкләрдә син, Тукай" 29.04.2015

Бик ерактан сызылып аткан
Бер гүзәл апрель таңы
Бирде сине бу җиһанга
Әй шагыйрьләр солтаны
Күк йөзендәге йолдызлар
Яктырта төн карасын
Тукай дигән якты йолдыз
Агартучы күңел карасын
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гараева Р. М. 5 һәм 6 класс укучылары белән "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” исемле кичә үткәрде. Габдулла Тукай шигырьләрен белү буенча, 5 класс укучысы Мусина Илүзә финалга чыкты. Кичәдә катнашучы барлык укучыларга зур рәхмәт!











