Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Котлыйбыз! 26.05.2015

12 майда 9 класс укучылары татар теленнән ОГЭ эшләгәннәр иде. Безнең мәктәп укучылары бу имтиханны әйбәт кенә бирделәр. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы имтиханнарда уңышлар телибез.
-
Театрга сәяхәт 25.05.2015

25 май көнне, дәресләрдән соң мәктәбебез укытучылары, укучылары Казанга Г. Камал театрына спектакль карарга бардылар. Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектакле барыбызга да бик ошады
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 23.05.2015

23 май көнне мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бәйрәм тантанасында авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Ә. Ә., ветеран укытучылар һәм ата-аналар катнашты. Мәктәп директоры Нигаметзянов А. Д. укучыларны бәйрәм белән котлап, укуда, спорт ярышларында, фән олимпиадаларында уңышларга ирешкән укучыларны һәм укытучыларны грамоталар белән бүләкләде.
Укучылар тарафыннан әзерләнгән чыгыш һәркемнең күңелендә сөенеч, шул ук вакытта моңсулык хисләре уятты. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр. Мәктәпне быел 11 укучы тәмамлый. Укучыларның алда торган имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, үзләренең барлык өмет хыяллары чынга ашуын чын күңелдән телибез.
-
Приглашаем на праздник 22.05.2015

Уважаемые учителя, выпускники, родители! Приглашаем вас на последний звонок: 9 класс - 23 мая в 9.00.
От школьного порога
Дорог на свете много,
Какой шагать - решенье за тобой:
Продолжить ли учебу,
Идти ли на работу, -
Ты сам распоряжаешься судьбой.
Одно лишь пожеланье:
Во всем нужны старанья,
Какой бы ты ни выбрал в жизни путь.
Ты попрощался с детством,
Теперь найти бы средство,
Чтоб главную постигнуть в жизни суть.
-
Контроль эшләр эшлибез 21.05.2015

Уку елын йомгаклауга санаулы көннәр генә калды. Барлык укучылар Һәр фәннән йомгаклау контроль эшләре эшлиләр.
-
Мәктәп спортчыларын котлау 19.05.2015

Бүген безнең мәктәптә линейка көне. Җиңел атлетика буенча ярышта катнашкан һәм район күләмендә беренче урынны алган мәктәбебез спортчыларына грамоталар тапшырылды. Аларга ярышларда тагын да зуррак үрләр телик.
-
Варислар берлегенә кердек 18.05.2015

Бүген тантаналы шартларда 4 класс укучылары варислар сафларына керделәр. Тантаналы вәгъдә, варислар законнарын үтәргә сүз биргәннән соң, аларның муеннарына кызыл галстуклар бәйләделәр. Варисларны класс җитәкчеләре котлады. Ахырдан укучылар төрле уеннар уйнадылар, үзләренең лаеклы алмашчы булуларын расладылар.
-
Мәктәп бакчасында кызу эш
16.05.2015
Мәктәбебез укучылары укытучы Ганиев Альтаф җитәкчелегендә мәктәп бакчасында бик тырышып эшләделәр. Түтәлләр ясадылар, чәчәкләр утыртырга урын әзерләделәр.
-
Өмәдә катнашу
15.05.2015
Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, мәктәп территориясен тәртипкә китерү буенча, өмәдә катнаштылар.
-
Соревнования по легкой атлетике 14.05.2015

13 мая Арская ДЮСШ "Арча" совместно с МУ "Управление образования" на стадионе г. Арск провели соревнования по легкой атлетике среди юношей и девушек образовательных учреждений Арского муниципального района 1998- 99 г.р. В соревнованиях приняли участие 253 учащихся из 14 СОШ и 16 ООШ и АПК Арского района. На соревнованиях ученики нашей школы приняли участие. Ученица 9 класса Фазлеева А. заняла 2 место, а ученица 7 класса Файзуллина Г. заняла 3 призовое место. Поздравляем победителей.











