Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Белем бәйрәмендә 01.09.2015

1 сентябрь - Белем бәйрәме. Белем булган җирдә җиңү бар, белемле кешеләр булган җирдә һәр авыр мәсьәлә секунд арасында чишелә. Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн укучылар хәтерендә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын. 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән!
-
Учительский сабантуй 31.08.2015

Сегодня, 31 августа, на городском стадионе прошёл учительский Сабантуй. Учительские коллективы и учащиеся школ с Арского района приняли участие в разных конкурсах и мероприятиях. А так же учителя приняли активное участие в сдаче нормативов ГТО под лозунгом "Вместе с президентом" и были награждены дипломами. Поздравляем нашу школу с этими достижениями!
-
Гөрләп үтте ярминкәләр... 29.08.2015

29 нчы август көнне Арча шәһәрендә көзге ярминкә узды. Анда безнең мәктәп коллективы да катнашты. Көннең яңгырлы булуына карамастан, ярминкәдә кеше күп булды. Шулай ук үзешчәннәрнең чыгышын карап, күңелләрне күтәрергә дә мөмкин иде.
-
Педагогик совет утырышы 28.08.2015

Бүген Шурабаш төп мәктәбендә педагогик совет утырышы үткәрелде. Анда 2014-2015 уку елына йомгак ясалды. 2015-2016 уку елына яңа бурычлар куелды
-
Без үстергән чәчәкләр 26.08.2015

Быел мәктәбебез укучылары һәм укытучылары мәктәп бакчасында бик тырышып хезмәт куйдылар. Бик күп яшелчә үстерелде. Күз камаштыргыч чәчәк аллеялары мәктәп янын бизи
-
Өмә 22.08.2015

1 сентябрьгә санаулы көннәр генә калып бара. Укучыларны чиста мохиттә каршылау максатыннан бүген бездә мәктәпкүләм өмә үткәрелде. Мәктәп яны территориясе тәртипкә китерелде
-
Без өмәдә 15.08.2015

Бүген мәктәбебез хезмәткәрләре мәктәпкүләм өмәдә катнаштылар. Мәктәп янындагы үләннәр чабылды, өлгергән яшелчәләр җыйнап алынды
-
Акция "Помоги своей школе!" 15.07.2015

Акция "Помоги своей школе!"
В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Сегодня каждый из нас может помочь своей родной школе, в которой получал знания, находил друзей, делал свои первые самостоятельные шаги, а самое главное – искал себя и свой путь в жизни.
Уважаемые друзья, поддержите свою школу. В наших силах создать в школах современные условия для обучения и воспитания детей.
Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, и окажите ей помощь. Кто помнит и ценит прошлое, у того есть будущее!
-
Чыгарылыш кичәсе 22.06.2015

Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга беренче адым ясаган көннәре булып истә калыр бүгенге көн. Быел безнең Шурабаш төп гомумбелем мәктәбен 11 укучы тәмамлады. 2 укучыбыз "5" леләрдән генә торган аттестат алды. Алар барысы да дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырдылар.Үзләре теләгән уку йортларына керү насыйп булсын аларга.
Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач, сагындырыр инде
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген-
Күңелләрнең иләс бер мәле.
-
Лагерьның уналтынчы көне 16.06.2015

Сәламәтлек – зур байлык!
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.
Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.











