Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Биология һәм физикадан ОГЭ 04.06.2015

Бүген 9 класс укучылары сайлау фәннәреннән ОГЭ тапшырдылар. Безнең мәктәп укучылары физикадан һәм биологиядән ОГЭ тапшырдылар.
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2015

Бүген лагерьда ял итүче балаларга “Яшь ботаниклар» көне игълан ителде. Балалар үсемлекләр белән таныштылар. Алар турында белгәннәрен иптәшләренә сөйләделәр. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Рус теленнән ОГЭ 03.06.2015

Бүген 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ тапшырдылар
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2015

Бүген лагерьда ял итүчеләр табигать кочагында күңел ачтылар, төрле - төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2015

Балаларның бу көне күңелле музыка астында иртәнге гимнастика ясау белән башланып китте. Укучылар әле тагын матур гөлләр һәм чәчәкләр үстерү серләренә дә өйрәнделәр.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2015

Бүген мәктәбебездә "Дуслык" исемендәге мәктәп яны лагеры эшли башлады. Анда барлыгы 30 укучы йөри.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2015

1 июнь көнне бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Бу көн шулай ук көтеп алган җәйге каникуллар башлану чоры белән туры килә.
Кадерле балалар - сез безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Бәйрәм белән
-
Мәктәптә сабантуй 30.05.2015

Ел саен уку елы ахырында үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмен укучылар түземсезлек белән көтеп алалар.
Саумы, кояш, саумы көн!
Барыгызга да, хәерле көн!
Телибез сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
Сабантуй татар халкының милли бәйрәме. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме.
Шатлыклар күңелебездә!
Ал кояш күгебездә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә.
Бәйге - бәйге инде,
Җиңүчесе була бер генә.
Бәхет - шатлык телик,
Җиңсә дә, кем генә!
Бүгенге бәйрәмдә төрле уеннар оештырылды. Баудан әйбер дә кистек, кашык белән су да ташыдык, чүлмәк тә ваттык, кашыкка йомырка салып та йөгердек, капчык киеп йөгердек, чаңгыда да йөрдек, таяк белән бауны да тарттык.Җиңүчеләрнең барысы да бүләкләр алды, грамоталар белән бүләкләнде.
Җырлый - җырлый, бии - бии
Бәйрәм иттек бүген дә.
Яз бәйрәме гөрләп шулай
Калсын безнең күңелдә.
Җәйләр килсен мул булып,
Иген уңсын кыр тулып,
Дуслар булсын һәр җирдә,
Тынычлык булсын илдә.
-
4 классларда чыгарылыш кичәсе 29.05.2015

Бүген мәктәбебездә 4 класс укучыларының чыгарылыш кичәсесе булды. Кичәдә башлангыч класс һәм фән укытучылары, әти- әниләр катнашты. Чыгарылыш кичәсе шигырьләр, җырлар, биюләр белән бик күңелле һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. 4 класс укучыларын мәктәп директоры А. Д. Нигаметзянов, укыту -тәрбия эшләре завучы С. Х. Гайфуллина, укыткан укытучылары котладылар һәм уңышлар теләделәр. Кичәне оештыручы укытучыларга бик зур рәхмәт
-
Математикадан ОГЭ 27.05.2015

Бүген 9 класс укучылары математикадан ОГЭ бирделәр. Аларга җиңел чишелешле биремнәр теләп калыйк!











