Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы 15.10.2015

8 октябрьдә Шурабаш мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
Школьная олимпиада по русскому языку
14.10.2015
В школе проведена олимпиада по русскому языку. Участвовали ученики 5- 9 классов. Олимпиаду провела учитель русского языка и литературы Мубаракшина Л. И.
-
Безнекеләр "Башваткыч"та 13.10.2015

10 нчы октябрьдә телевидениенең "ТНВ" каналында Шурабаш авылы кешеләре Зөлфәт Зиннуров алып барган "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар. Алар арасында Шурабаш мәктәбенең башлангыч класс укытучылары Е. М. Емикиева белән О.И. Антипова да бар иде. 3 нче катнашучы Александров Алексей - Елизавета Михеевнаның укучысы. Бу конкурста О. И. Антипова җиңүче булды. "Башваткыч" тапшыруы бик күңелле булды. Катнашучыларга зур уңышлар, нык сәламәтлек телик.
-
Бәйрәм белән, хәрмәтле ветераннар 07.10.2015

Бүген мәктәптә өлкәннәр һәм укытучылар көненә карата “Яшәгез сез матур тормышта” дип аталган музыкаль кичә узды. Укучылар өлкәннәрне үзләренең чыгышлары белән куандырды.,
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич,
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр
Онытмабыз сезне һич тә без!
-
"Осенний сезон - 2015" 07.10.2015

5 октября самые активные ученики нашей школы участвовали в районном детском семинаре участников Республиканского здоровьесберегающего проекта «SаMоSтоятельные дети» - «Осенний сезон – 2015».
Участники семинара играли в разные игры, танцевали, а потом провели здоровую пробежку. Праздник удался на славу.
-
Мәктәптә фән олимпиадалары 06.10.2015

Фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Укучылар төрле фәннәрдән үз белемнәрен сынап караячаклар. Иң югары балл җыючы укучылар район олимпиадаларында катнашачак.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар 05.10.2015

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык укытучыларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!
-
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар
05.10.2015
Бүген безнең мәктәптә хөрмәтле укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау кичәсе оештырылды. Һәр ел саен бу эшне традиция буенча 5 нче класс укучылары башкара. Зур аудиториядә беренче тапкыр чыгыш ясау алар өчен зур сынау булса да, укытучылар һәм укучыларга бу чара бик ошады. Укучылар бар сәләтләрен эшкә җиккәннәр. Матур итеп шигырь сөйләүчеләр дә, җырлаучылар да булды әлеге чарада. Класс җитәкчесе Гайфуллина С. Х.-га укучылары белән берлектә эчтәлекле кичә хәзерләгәне өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Безнекеләр сынатмады! 02.10.2015

Бүген "Арча" спорт комплексында 1997-98 елгы егетләр һәм яшьрәкләр арасында татарча көрәш булды .Бәйрәм Арчабызның җитәкчесе И.Г.Нуриев чыгышы белән башланып китте. Ярышта 8 төрле үлчәмдә егетләребез көч сынашты. Безнең егетләребез матур гына көрәшеп, призлы урыннар алып кайттылар.
1 урын- Хәкимов Азат ( 8 класс) , Хадиев Айзат ( 9 класс)
Аларны шушы җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
-
Халыкара өлкәннәр көне белән! 02.10.2015

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык әшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.











