Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Яңа еллар белән Сезне! 31.12.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләрем !
Сезне чын күңелемнән Яңа ел белән тәбрик итәм.Сезгә иң беренче сәламәтлек, авыр хезмәтебездә сабырлык , зур уңышлар,ак бәхетләр,гаиләләрегездә тынычлык,күңелтынычлыгы телим.Елларыбыз тыныч.күкләребез аяз ,тормышларыбыз түгәрәк булсын. -
Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. 29.12.2015

Яңа ел килә
Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх зәхәр бураннарын.
Ак басуны ярып үткән
Тирән чана юлларын
Истә әле зарыкканнар
Көтеп яңа елларын.
Ул теләкләр, ул бүләкләр
Яңа елнын көнендә,
Рэхэт чаклар, кызык чаклар
Онытылмый бүген дә.
Менә тагын әкрен генә
Атлап килә Яңа ел,
Теләкләрем тормышыма
Ашсын иде дим быел.
Кайгы-хәсрәтләр булмасын
Булмасын авыртулар,
Тыныч яшәсәк иде дим
Булмасын югалтулар.
Хәрбер җанның күңеленә
Изгелекләр бүләк ит,
Ялгызларга пар насип ит
Ялгыз тормыш авыр бит…
Монлыларга, зарлыларга
Күңеле китекләргә,
Зур ышанычлар алып кил
Көттермә, интектермә.
Әткәй-әнкәй фатихасын
Дөрес алсын балалар,
Хәр нәрсәдә тәртип булса
Тыныч булыр дөньялар.
Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән! -
Юл йөрү кагыйдәләрен көндә кабатлыйбыз. 24.12.2015

Макса Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, урамда дөрес йөрергә өйрәтү, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту: кибет, мәктәп, бакча клуб, медпункт, һ.б. урнашкан урыннарны белергә, аларга бару юлын өйрәтү, балаларның бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү.
-
Кар сыннары ясадык 21.12.2015

Ишегалдыбызга матур сыннарны тырышып ясадык.Иртә белән килсәк яңгыр ява.
- Кар сыннары ясадык. 21.12.2015
-
21.12.2015

-
21.12.2015

-
Яңа елны зарыгып көтәбез. 18.12.2015

Бакчабызда инде Яңа елга әзерлек эше башланды. Бүлмәләрне бизәдек , ишегалдына кардан сыннар ясый башладык.Балалар белән матур җырлар,шигырьләр ,биюләр өйрәнәбез.
-
Мәктәптә дәрес карадык. 17.12.2015

Хәзерлек төркемендәге балалар белән1 класс укучыларының укулары белән һәрвакыт кызыксынып торабыз.Шуңа күрә аларның дәресләрендә еш булабыз.Аларның дәресләрен карау балаларда укуга кызыксыну уята.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. 14.12.2015

Көн саен балалар белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез.Матур җырлар. шигырьләр өйрәнәбез.
Чыршы, чыршы без синеСагынып көттек ел буеСин тагын да матурракБизәлгәнсең бу юлы.







