Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Без табигать почмагында. 06.04.2016

Без табигать почмагында үзебез сулар сибеп үстергән суганнарыбызның ничек үсүләрен күзәтәбез,тиздән аларны пешерүче апабыз безнең ашларыбызга салып бирә,Утырткан агачларыбызның бөреләнүен күзәтәбез.чәчәк орлыклары чәчеп куйдык.
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге 05.04.2016

Тема : Учка кунган күбәләк.
Максат : Балалаларга учлары белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү.Төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.Рәсемгә шатлана белергә,куллар белән рәсем ясау теләге барлыгын белдерергә,кулларны буяуга манарга һәм пөхтә итеп кәгазь битенә басарга өйрәтү,көнкүреш күнекмәләрен үстерү. -
Нәрсә ул кояш системасы?(Мәктәпкә хәзерлек төркеме) 04.04.2016

Максат :Балаларның кояш системасы турындагы белемнәрен камилләштерү.Аралашу осталыкларын үстерү.Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру.Балаларның кызыксынучанлыгын, алган белемнәрен мөстәкыйль куллана белү сәләтен үстерү.
"Кем күбрәк йолдыз ясый?" уены оештыру.Балаларда уен барышында ярдәмләшү күнекмәләре тәрбияләү. -
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне 02.04.2016

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Барыбызга да яхшы таныш танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә бу көн.
Халыкара балалар китабы көнен оештыручылар кеченәдән китаплар уку баланың шәхес булып формалашуына, рухи кыйммәтләрне аңлавына зур йогынты ясавына басым ясыйлар.
Балалар китапларын чыгару аеруча 19 гасырда активлаша башлый. Һәм бүгенгәчә бу өлкәгә язучылар, шагыйрьләр зур игътибар бирәләр, дисәк тә ялгыш булмас. Бу көнне балалар язучыларына зур бүләк — Андерсен премиясе тапшыруы традициясе яшәп килә. Димәк, Халыкара балалар китабы көнен балалар язучылары, шагыйрьләре бәйрәме дип кабул итү дә дөрес булыр. Без әдипләребезгә иҗат уңышлары телибез.
Китап — белем чишмәсе. Белем чишмәбез мул сулы булсын дисэк, китап укыйк!
-
1 апрель- Көлке көне !!! 01.04.2016

1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. 1 апрель- Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр.Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле.
Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә билгеләп узалар.
-
1 апрель-Кошлар көне. 01.04.2016

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.
Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләрЯз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
Без бүген китапханәдә Кошлар көненә багышланган матур кичәдә катнаштык.Кошлар турында табышмакларга җаваплар таптык."Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән темага әңгәмә үткәрдек.Матур уеннар уйнадык.
-
31.03.2016

"Сөйкемле Шүрәле " иҗат бәйгесендә актив катнашып,безнең бакча коллективы I дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнде.
-
"Сөйкемле Шүрәле"бәйгесендә катнаштык. 31.03.2016

Күренекле халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" иҗат бәйгесендә катнашып, безнең бакчага йөрүче Хабибрахманов Данил һәм Хабибрахманова Азалия III нче дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнделәр.
-
Яз турында халык сынамышлары. 30.03.2016

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса,ашлык уңмас.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
-
Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. 29.03.2016

Бүген әниләрне чакырып , башлангыч класс укучылары белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.Бәйрәм бик күңелле узды.Матур җырлар ,шигырьләр белән уеннар үрелеп барды.







