Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Математика (мәктәпкә әз.төркеме) 21.10.2026

Максат: ике кечкенә саннан 3 саны ясау, 3 санын ике кечкенә санга таратып карарга өйрәтү;1-9 цифралары белән таныштыру эшен дәвам итү;күппочмак турында күзаллауларын үстерү, күппочмакның якларын ,почмакларын,югары ноктасын билгеләү; ел фасыллары ,көз айлары турында белемнәрен гомумиләштерү.
-
20 октябрь-Халыкара пешекчеләр көне! 20.10.2026

Бүген -20 октябрь Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
-
Кисеп-ябыштыру (мәкт.әз.,өлкән.төрк.) 19.10.2026

Тема :"Вазада чәчәкләр"
Максат: Балаларны гади предметлар кисәргә өйрәтү,кәгазь битендә кискән предметларны дөрес урнаштыра белү. Чиста,пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту.
-
Әтиләр көне белән! 18.10.2026

Хөрмәтле әтиләр!
Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез. Үстергән балаларыгызның игелеген күреп, аларга тормышта һәрвакыт олы үрнәк булып һәм терәк булып яшәгез. Олыгайган көнегездә дә «Әти, әтием, дәү әтием» дигән назлы сүзләрне ишетеп бәхетле, тигез картлык кичерергә язсын!
-
Бездә буген "Алтын көз" бәйрәме. 16.10.2026

Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
-
Математика шөгыле.(мәктәпкә әз.төркеме) 14.10.2026

Максат: берәмлекләрдән 10 санының составы белән танышу;0 цифры белән таныштыру;санның күршеләрен дөрес табу,атау күнекмәсен ныгыту; предметларнын авырлыгы турында күзаллауларын киңәйтү,чагыштыру;вакыт төшенчәсе турында белемнәрен ныгыту,сүз белән билгеләү.
-
Әвәләү (кечк.уртан.өлкән.мәкт.әзер.төркеме) 12.10.2026

Тема: "Гөмбәләр"
Максат: Гөмбәләргә хас билгеләрне күрергә һәм ясап күрсәтергә өйрәтү.(эшләпә читләренең өскә яки аска таба бөгелеше,батынкы яки кабарынкы булуы,нечкә яки юан төбе)Диск формасын белүләрен аңлату.
-
Математика шөгыле(мәкт.әзер.төркеме) 07.10.2026

Берәмлекләрдән 9 саны ясалу алымын өйрәнү,8 саны белән танышу,саннарны төрле урыннан башлап,төрле юнәлештә дөрес таный,атый белү күнекмәләрен ныгыту,кәгазь битендә дөрес ориентлашу,ян-якларын,почмакларын билгеләү.
-
"Көзге фантазия" 05.10.2026

Көз- табигый кызыклы материалларга: яшелчәләргә, төрле төстәге чәчәкләргә һәм яфракларга бай чор ул. Табигать-бетмәс-төкәнмәс иҗат һәм илһам чыганагы.
Балалар белән"Көзге фантазия" исемле күргәзмә оештырдык. -
1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. 01.10.2026

Бу бәйрәм-еллар узган саен күңелләрендәге җылылыкны, зирәклекне һәм игелекне саклап калган олы буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү көне.
Кадерле өлкәннәребез! Сез - безнең таянычыбыз, үрнәгебез һәм акыл чишмәсе. Безгә биргән җылыгыз, догаларыгыз һәм киңәшләрегез өчен мең рәхмәт сезгә!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер һәм балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәвегезне телибез. Йөзләрегездән елмаю, өйләрегездән бәхет-бәрәкәт өзелмәсен!







