Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 15 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Табигатьтә кунакта 08.10.2024
Туган авылыбызның табигате белән танышу максатыннан бакчада тәрбияләнүче балалар белән "Изгеләр чишмәсендә" булдык. Челтерәп аккан саф чишмә сулары белән сыйландык, чишмәләрне саклап, карап торырга кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек.
-
"Көзге келәм" 07.10.2024
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән кисеп ябыштыру дәресендә "Көзге келәм" дип исемләнгән күмәк иҗади эшебез булды
-
"Кәрзиндә чәчәкләр" 04.10.2024
Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән табигый материаллардан "Кәрзиндә чәчәкләр" темасына күмәк иҗади эш.
-
Өлкәннәр көне дәвам итә. 03.10.2024
Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концертында катнаштык.Яраткан әби-бабайларыбызга шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык.
--
-
Бездә кунак бар. 02.10.2024
Бүген бездә кунакта авыл китапханәсе җитәкчесе Локманова Гөльшат кунакта булды. Ул Өлкәннәр көне уңаеннан балаларга әдәби сәгать уздырды. Балалар өлкәннәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында "Бабай, әти һәм онык", "Картлар акылы"әкиятләрен тыңладылар. Ишеткән әкиятләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, “Ярый, ярамый” уены аша яхшыны-яманнан аера белүләрен, өлкәннәр белән аралашу, аларга ярдәм, хөрмәт итү турында әңгәмә алып барды. Чара ахырында “Өлкәннәр киңәше” уены оештырып әби-бабайларын ничек яратулары һәм хөрмәт итүләре турында сөйләделәр.
-
1 октябрь-Өлкәннәр көне 01.10.2024
Бүген 1 октябрь-Өлкәннәр көне. Безнең бакчабызның яраткан, 4 дистә елын балаларга белем һәм тәрбия орлыклары салучы, үз балаларыдай сөеп яратучы лаеклы ялда булган тәрбиячебез Шакурова Мәүлидә апабызны кунакка чакырдык. Аңа бәйрәм хөрмәтеннән матур шигырьлэребезне, җырларыбызны бүләк иттек. Бәйрәм белән, хөрмәтле тәрбияче апабыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, хәерле бәрәкәтле гомер телибез.
-
Бәйрәм белән! 01.10.2024
Өлкәннәр көне уңаеннан өйдә кайнар чәйләре, тәмле ашлары белән безне көтеп торучы, яраткан әби-бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга хәерле бәрәкәтле гомер телибез. Без Сезне яратабыз! Бәйрәм белән котлап, нәни кулларыбыз белән,йөрәк җылыбызны биреп матур котлау открыткалары ясадык.
-
"Туп белән уйнаучы кыз" 27.09.2024
Бүген өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әвәләү дәресендә "Туп белән уйнаучы кыз" дип исемләнгән темага пластилин белән туп тотып торучы кызны ясадык. Максат: кеше гәүдәсен ясый белергә өйрәтү,дөрес төсләр сайларга өйрәтү.
-
"Минем тубым" темасына рәсем 25.09.2024
Балаларны кабул итү. Сәламәтлекләрен күзәтү. Килгәндә күзәтәләр буенча әңгәмә кору. Көзне чагылдырган рәсемнәр карау.
Кечкенәләр төркеме белән рәсем дәресе "Минем тубым" темасына рәсем ясадылар. Максат:Төсләр белән танышуны дәвам итү. Түгәрәк формалы предметларны күзәтү, үзлекләрен кабатлау. -
Агачларда сары яфраклар 24.09.2024
Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән рәсем сәнгате белән шөгыль үткәрелде. Ак биттә балалар агачта көзге яфраклар ясадылар. Максат:пумалага буяуларны дөрес сайлап алырга өйрәтү, чиста, пөхтә эшләргә өйрәтү.