Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"ЭКОяз-2025"республикакүләм бәйге. 31.03.2025

1 апрельдән-25 майга кадәр Татарстанда традицион «Экояз»республика бәйгесе старт алды. Узган елдагы кебек үк, бәйге экологик квест формасында уздырыла, аның биремнәре атна саен үзгәрәчәк. Быел " ЭКОяз " Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
-
Математика 26.03.2025

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле.Максат: үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсъәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү; шартлы үлчәү ярдәмендә предметларның озынлыгын үлчәү алымын камилләштерү; логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен яхшырту.
-
«Сыерчык оясы» ясау конкурсы 24.03.2025

Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан «Сыерчык оясы» ясау конкурсы узды. Конкурсның максаты: балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Бу конкурста бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбыз әтиләре белән бергәлектә бик матур оялар ясадылар. Кош оялары төрле формада һәм зурлыкта килеп чыкты, иң мөһиме сыерчыклар өчен уңайлы булуы шарт булып тора. Агачларга сыерчык оялары кую-борынгы халык традициясе. Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмый, ә безне, туган авылыбыз халкын, үз җырлары белән сөендерә дә.
-
НӘҮРҮЗ-МӨБӘРӘКБАД! 21.03.2025

Бүген бакчабызда тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч мәктәп балалары берлектә татар халкының милли бәйрәме - "Нәүрүз бәйрәмендә" катнаштылар. Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.
Бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәбез. Балалар бәйрәмчә матур киенеп, өйләргә йөреп уеннарга бүләкләр җыйдылар, такмаклар әйттеләр.Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада, урамда үтте. Балалар көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә. -
Собрание первичной профсоюзной организации
17.03.2025
17 марта МБОУ"Шушмабашская СОШ" прошло собрание первичной профсоюзной организации по принятию изменений и дополнений в коллективный договор между администрацией и профсоюзным комитетом на 2026 год.
-
Рәсем .Тема: Уен бүлмәсенең почмагын ясау. 13.03.2025

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә рәсем шөгылендә "Уен бүлмәсенең почмагын ясау" темасына рәсем. Балаларның композицион күнекмәләрен үстерү, сурәтләрне киң яссылыкта урнаштырырга, предметларның кайда урнашуларына карап (алгы, урта, арткы планда), аларның күләмнәре аермасын рәсем аша күрсәтә белергә өйрәтү. Ясарга ниятләгәнне сюжет аша җиткерә белү күнекмәләрен ныгыту.
-
«Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?» 10.03.2025

«Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?»
Максат: Балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү. Балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү. Балаларның туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итү.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2025

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!
-
Бүген бездә 8 март бәйрәме! 07.03.2025

Бүген бакчабызда 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм иртәсе булды. Кунак булып балаларыбызның яраткан, кадерле әниләре, әбиләре, дәү әниләре килгән иде. Бәйрәм балаларыбызның матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм бик матур булды.
-
Туган көн 06.03.2025

Балалар бакчасында нәни дусларыбызның туган көннәрен матур итеп билгеләп үтәбез. Бүген Айзиләбезгә 5 яшь тулды. Аны котларга Куян кызы килгән иде. Ул балаларны биетеп, тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады. Рәхмәт.







