МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
16.02.2016

Мәктәбебездә хәрби -патриотик айлык дәвам итә. Бүген 1- 9 класс укучылары 4 группада чаңгыда узыштылар. Һәр теләгән укучы үзләренең көчләрен сынап карадылар. Һәр группа буенча иң көчле егет һәм кызлар билгеләнде. Укучылар саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар.
-
Герой-шагыйрь М. Җәлилгә - 110 яшь 15.02.2016

Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгын бөтен дөнья халкы белә. Ул узенең гражданлык һәм шигъри батырлыгына гомере буе әзерләнгән. Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа. Кечкенәдән үк тырыш, кыю, ярдәмчел булып үсә. М. Җәлил талантлы шагыйрь генә түгел, ә 110 елдан соң да искә ала торган каһарман, герой. Укучылар М. Җәлил иҗаты белән яхшы таныш. аның батырлыклары турында озак сөйләп була. Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр.
-
Аҗаган уены 12.02.2016

Бүген мәктәбебездән 10 укучы Лесхоз мәктәбе базасында уздырылган "Аҗаган" зона ярышында катнаштылар. Укучылар интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, гранат ыргыттылар, миналар эзләделәр, пневматик автоматны сүтеп җыйдылар, турникта тартылдылар, противогаз киделәр. Егетләр һәм кызлар әлеге сынауларны яхшы әзерлек белән башкарып чыктылар һәм зона буенча 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Парламент сәгате 12.02.2016

Укучыларда актив гражданлык позициясе һәм патриотизм формалаштыру, хокукый аң-белем, дәүләт төзелеше турындагы белемнәрен камилләштерү максатыннан, "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасы астында Парламент дәресе булып узды. 8-9 класс укучылары тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Хәбибуллина Г.Г. белән берлектә эшлекле уен формасында эш алып бардылар. Парламент сәгатендә Иске Кырлай авыл җирлегеннән муниципаль җирлек депутаты Гыйлаҗетдинова Айсинә Рәфкать кызы катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы 10.02.2016

Бүген мәктәптә чираттагы әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышның көн тәртибе:
1. Икенче чирек нәтиҗәләре, 3 чиреккә бурычлар. ( УТЭБДУ - Мостафина Г.Г. чыгышы)
2. Участок инспекторы майор Рахматуллин Р.Г. улы чыгышы.
3. Доклад. "Халык педагогикасының бала тәрбияләүдә роле. (Фазлиева И.В. чыгышы)
4. Төрлеләр. ( Ашханәдә туклану, күпбалалы гаиләләрдә (4 һәм аннан күпбалалы) тәрбияләнүче укучыларны бушлай ашату.
5. Класс җитәкчеләре чыгышы.
-
09.02.2016

Мәктәптә "Интернет куркынычсызлыгы" исеме астында төрле чаралар узып тора. Шул юнәлеш буенча бүген 8 класс укучылары белән информатика укытучысы Бәдретдинова Ф.З. "Персональ бирелмәләр нәрсә ул?" дигән класс сәгате оештырды. Бу чарада укучылар үзләренең персональ бирелмәләргә ниләр керүен, нәрсә турында интернетта ачык күрсәтелергә тиеш түгеллеген аңладылар. Тест сорауларына җавап таптылар, лабиринт, "Үзеңне тикшер", "10 аерма тап" дигән уеннар уйнадылар.
-
07.02.2016

7 февраля в стадионе г.Арск проводились соревнования по лыжным гонкам посвященные второй годовщине открытия XXII Олимпийских зимних и XI Паралимпийских игр 2014 в Сочи и Дню зимних видов спорта. В соревнованиях среди ООШ наша команда лыжников заняла почетное первое место. В эстафете первая команда ( в составе Хусаинова И., Абдуллина А., Залялиеваой З., Саттаровой Н) .заняла 1 место, вторая команда ( в составе Ситдикова Э., Шарафиева И, Сайфуллины Д, Хабиевой Л.) заняла 2 место. Тренер команды Ситдиков А.Г. Молодцы ребята!
-
Татар теленнән имтихан 04.02.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен җаваплы көн. Алар татар теле фәненнән сынау имтиханы биреп карадылар. Укучыларның әлеге фән буенча белем һәм күнекмәләренең ныклыгы тикшерелде. Укучыларга имтиханда уңышлар телибез.
-
"Грипптан сакланыйк" - сәламәтлек дәресе 01.02.2016

Тәрбия сәгатьләре кысаларында һәрдаим укучыларның сәламәтлекләрен яхшырту, төрле авыруларны профилактикалау буенча фельдшер белән берлектә төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 1 нче февраль көнне, 6-7 класс укучылары белән очрашып, фельдшер Исламова Рамзия апай, грипп һәм сулыш юллары авыруларын булдырмау һәм аның башлануының беренче билгеләре турында сөйләде. Киләсе сәламәтлек дәресе өчен тема итеп, "Витаминнар һәм аларның файдасы турында әңгәмә планлаштырылуын хәбәр итте.
-
Иртәнге зарядкалар дәвам итә... 30.01.2016

Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау максатыннан иртәнге зарядкалар дәвам итә. Һәркөн иртән, дәресләр башланганчы, 10 минут дәвамында укучылар төрле күнегүләр ясыйлар, яхшы кәеф белән дәресләргә керәләр.


















