МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Җиңү көне 09.05.2016

Быелгы яз безгә Җиңүнең 71 еллыгын алып килә. Без инде 71 ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен, ул көннәрне батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң каласың. Сугышта илебез тынычлыгы өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызны онытырга берәүнең дә хакы юк! Рәхмәт Сезгә, исән калганнар, онытылмыйлар һәлак булганнар!
-
Җиңү язы 08.05.2016

Мәктәбебездә "Җиңү язы" акциясе дәвам итә. Югары класс укучылары "Халык хәтере - мәңгелек" исеме астында, Бөек Җиңүгә багышлап кичә күрсәттеләр. Кичәдә сугыш башлану күренеше күрсәтелде, сугыш чоры җырлары җырланды.
-
Митинг 07.05.2016

Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Иске Кырлай авылында урнашкан һәйкәл янында митингка җыелдык. Митингка тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә венок салдык. Митингта бердәнбер исән булган сугыш ветераны Камалов Әнвәр Галәү улы да катнашты.
-
Үз агачыңны утырт акциясе 06.05.2016

Бүген без дә "Үз агачыңны утырт" акциясендә катнашырга булдык. Мәктәп яны бакчасында укучылар үзләренең агачларын утырттылар. Хәзер аларга көн дә су сибеп, агачларның үсеп киткәннәрен көтәргә кирәк.
-
Герой якташыбыз балалары бездә кунакта 05.05.2016

Бүген Герой якташыбыз, күрше Әзәк авылында туган Шаһимәрдәнов Гарәбша Шаһимәрдән улының балалары безгә кунакка килделәр. Алар үзләренең әтиләре хакында, ул күрсәткән батырлыклар хакында укучыларга сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Безнең җирлектән дә шундый Герой чыгуы белән без чиксез горурланабыз.
-
Телефон доверия к ЕГЭ 04.05.2016

Федеральная служба по надзору сфере образования и науки сообщает об открытии с 26.04.2016 г. телефона доверия к процедуре проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования, в том числе в формате ЕГЭ, - Телефон доверия к ЕГЭ по номеру +7(495)1046838, звонки на который принимаются по пятницу с 9.00 до 18.00 по московскому времени.
-
Герой якташыбыз эзеннән... 03.05.2016

Әле күптән түгел генә без якташыбыз - Түбән Әзәк авылында туып үскән, сугыш кырындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, аны ниндидер сәбәпләр аркасында ала алмаган якташыбыз Гарәбша Шаһимәрдан улы Шаһимәрданов барлыгын белдек һәм белү белән аның турында мәгълүмат туплый башладык. Герой якташыбызның тормыш юлы бездә зур кызыксыну уятты. Ул 1905 нче елның 15 июнендә Шәһимәрдан һәм Бибиҗәмилә апа гаиләсендә туа. 1925 нче елга кадәр туган авыл күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. 1925 – 1927 нче елларда Казан шәһәренең 40 нчы номерлы заводында эшли. Арча районының Түбән Әзәк авылы егете Гарәбша Шаһимәрдан улы Шаһимәрданов 1927-29 елларда Кызыл Армия сафларында хәрби чакырылыш буенча хезмәт итә. Аннан соң Түбән Тагилда тимер юлда эшли. Сугыш башлангач, 1941 елның 5 ноябрендә үз теләге белән фронтка китә. Саба районы хәрби комиссариаты аны Брянск фронтының 118 нче танк бригадасына курсант итеп җибәрә. Егет 1943 елның июнендә Казан югары офицерлар бронетанк училищесында кыска вакытлы курслар үтә. 1944 елның апреленнән 37 нче механикалаштырылган бригада составында “Шерман М4А2” Америка танкларында сугышкан взводның командиры булып китә. 1945 елның гыйнварында 1 нче Белоруссия фронтының 219 нчы танк бригадасында танк ротасы командиры итеп куела. Герой якташыбыз турында эзләнүләр әле дәвам итә...
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч 2016" 30.04.2016

Бүген Арчаның 5 номерлы гимназиясендә "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016" ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә Шакирова Алинә, Хөсәенов Илназ, Сабирова Сара, Гилязутдинов Рәсим әлеге ярышта катнаштылар. Укучылар 5 төр буенча көч сынаштылар. Уеннар укучыларга бик ошады.
-
Бүген бездә өмә. 29.04.2016

Тирә-юньне җыештырулар дәвам итә. Бүген без дә мәктәп тирәсен кипкән яфраклардан, чүп-чардан арындыру максатыннан өмәгә чыктык. Барлык укучылар да зур көч куеп тырышып эшләделәр. Мәктәп яны, юл кырыйлары хәзер ялт итеп тора.
-
Тукай туган көн! 26.04.2016

26 апрель- Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бүген мәктәбебездә сөекле шагыйребезгә 130 яшь тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Укучылар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, Тукайның тормыш юлына багышланган видеоролик карадылар. Мәктәбебез укучылары куйган "Шүрәлене күр әле"спектакле район күләмендә җиңү яулады. Алар дипломга лаек булдылар. Катнашкан укучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Кичә "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.


















