МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
13.04.2016

"Балалар китабы” көне Г.Тукайның тууына 130 еллык юилейга багышланып үткәрелде. “Г. Тукай әсәрләрен таны” интеллектуаль уены, викторина сорауларына җавап табу – барысы да укучыларның белемен арттыру өчен оештырылды. Кичәне мәктәп китапханәчесе Ахметзянова Гөлшат Хатибовна әзерләде һәм алып барды.
-
12.04.2016

Сингапур методикасы кулланып дәресләр үткәрү укыту системасында көннән-көн ныграк колач ала. Бу методика укучыларга да бик ошый. Рус теле укытучысы Фазлыева И.В. Сингапур методларын имтиханнарга әзерләнгәндә дә куллану бик отышлы дип саный.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел 11.04.2016

Г. Тукайның тууына 130 еллык уңаеннан китапханәдә "Тукай - безнең күңелләрдә" стенды янартылды. Укучылар анда Тукайның тормыш юлы, аның шигырьләре белән таныша алалар.
-
Язгы мәрхәмәтлек атнасы 09.04.2016

Язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында бүген укучылар җылы яктан кайтучы кошлар - сыерчыклар өчен оялар ясап алып килделәр. Әлеге оялар мәктәп янындагы агачларга эленде. Кадерле кунаклар өчен өйләр әзер.
-
Будь готов! Скажи нет! 08.04.2016

Бүген Республика антинаркотик "Самостоятельные дети" проекты буенча "Будь готов! Скажи нет!" акциясе уздырылды. Әлеге оешмага йөрүче укучылар наркотикның кеше сәламәтлегенә ясаган зыяны турында сөйләделәр, "Син Законны беләсенме?" -темасына викторина уздырдылар. Наркотикларны саклаган, саткан, кулланырга уйлаган, аны яшерен рәвештә җитештергән һәркем җинаятьче дип аталачак һәм аларга җәза бирелүе хакында хәбәр иттеләр.
-
Мин Тукайга киләм... 07.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган эшләр план буенча бара. 1-4 класс укучылары арасында "Мин Тукайга киләм" исеме астында рәсем конкурсы үздырылды. Иң оста рәсем ясаучылар бүләкләнде.
-
Язның мәрхәмәтлек атнасы 06.04.2016

Бу атна "Язгы мәрхәмәтлек атнасы" дип игълан ителде. Шул сәбәпле ялгыз яшәүче әби-бабайларга тимурчылар җибәрелде. 5-8 класс укучыларының һәрберсенең үзенә беркетелгән өлкән кешесенең хәлен белеп, тиешле ярдәм күрсәттеләр.
-
05.04.2016

9 нчы сыйныф укучылары өчен " урак өсте" якынлаша. Тиздән дәүләт имтиханнары. Укучылар үзләрендә зур җаваплылык тоеп имтиханнарга әзерләнүне дәвам итәләр. Дәресләргә кадәр һәм дәресләрдән соң консультацияләрдә имтихан бирәчәк фәннәрдән диагностик эшләр үткәрелә, авыр укучылар белән аерым дәресләр оештырыла.
-
Өмәдә 01.04.2016

Тирә-юньне чистарту икеайлыгы дәвам итә. Шул сәбәпле без дә бүген мәктәп тирә-ягын чистарту өчен өмәгә чыктык. Егетләр мәктәп алдында карлар тараттылар, кызлар тирә -яктагы чүпләрне җыйдылар. Җыештырулар алга таба да дәвам итәчәк.
-
Татар теленнән БРТ 01.04.2016

Бүген 9 сыйныф укучылары өчен район күләмендә татар теле буенча бердәм республика тестына әзерлек максатыннан сынап карау имтиханы оештырылды. Безнең укучылар да әлеге имтиханда үз көчләрен тикшереп карадылар.


















