МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Депутат белән очрашу 13.05.2016

Бүген Тукай –Кырлай мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең Росссия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гильметдинов белән очрашу булды. Депутат белән очрашуда безнең мәктәп укытучылары да катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы 12.05.2016

Бүген мәктәбебездә 9 сыйныф укучылары әти-әниләре өчен җыелыш уздырылды. Җыелышта алда торган ОГЭ га әзерлек эшенең торышы тикшерелде, математика һәм рус теле фәннәре буенча сынау имтиханнары билгеләре белән таныштырылды. Һәр әти-әни һәм укытучылар бергәләшеп укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларына ирешүне максат итеп куйдылар.
-
11.05.2016

Бүген мәктәбебездә "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. 1 класс укучылары үзләренең беренче зур җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килгән иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, төрле биремнәр үтәделәр. Бәйрәм азагында аларга бүләкләр тапшырылды.
-
Бакча эшләре башланды. 10.05.2016

Яз җитү белән мәктәбебездә дә бакча эшләре башланды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында казу эшләре алып барабыз, түтәлләр дә ясый башладык.
-
Җиңү көне 09.05.2016

Быелгы яз безгә Җиңүнең 71 еллыгын алып килә. Без инде 71 ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен, ул көннәрне батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң каласың. Сугышта илебез тынычлыгы өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызны онытырга берәүнең дә хакы юк! Рәхмәт Сезгә, исән калганнар, онытылмыйлар һәлак булганнар!
-
Җиңү язы 08.05.2016

Мәктәбебездә "Җиңү язы" акциясе дәвам итә. Югары класс укучылары "Халык хәтере - мәңгелек" исеме астында, Бөек Җиңүгә багышлап кичә күрсәттеләр. Кичәдә сугыш башлану күренеше күрсәтелде, сугыш чоры җырлары җырланды.
-
Митинг 07.05.2016

Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Иске Кырлай авылында урнашкан һәйкәл янында митингка җыелдык. Митингка тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә венок салдык. Митингта бердәнбер исән булган сугыш ветераны Камалов Әнвәр Галәү улы да катнашты.
-
Үз агачыңны утырт акциясе 06.05.2016

Бүген без дә "Үз агачыңны утырт" акциясендә катнашырга булдык. Мәктәп яны бакчасында укучылар үзләренең агачларын утырттылар. Хәзер аларга көн дә су сибеп, агачларның үсеп киткәннәрен көтәргә кирәк.
-
Герой якташыбыз балалары бездә кунакта 05.05.2016

Бүген Герой якташыбыз, күрше Әзәк авылында туган Шаһимәрдәнов Гарәбша Шаһимәрдән улының балалары безгә кунакка килделәр. Алар үзләренең әтиләре хакында, ул күрсәткән батырлыклар хакында укучыларга сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Безнең җирлектән дә шундый Герой чыгуы белән без чиксез горурланабыз.
-
Телефон доверия к ЕГЭ 04.05.2016

Федеральная служба по надзору сфере образования и науки сообщает об открытии с 26.04.2016 г. телефона доверия к процедуре проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования, в том числе в формате ЕГЭ, - Телефон доверия к ЕГЭ по номеру +7(495)1046838, звонки на который принимаются по пятницу с 9.00 до 18.00 по московскому времени.


















