Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | 8(937)5213428 |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Кышның беренче көне 01.12.2015

Бүген кышның беренче көне. Без кышны зарыгып көттек. Ак йомшак карлар яуса, Кыш бабай безгә биек таулар ясап куйса, без рәхәтләнеп уйнарбыз әле. Ә бүгенгә рәсемнәрдә матурлап буяп куябыз.
-
Сөйләм телен үстерәбез 30.11.2015

Балалар бакчасында төп бурыч булып балаларның акыл үсеше һәм сөйләм телен үстерү тора. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә зур тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый - этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый.
-
Әниләрне котлыйбыз 27.11.2015

Кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлыйбыз!!! Аларның йөзләре һәрвакыт балкып торсын!
Бүген тантана –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Капланган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
“Гомергә, – ди ул, –
Калыр йөрәктә”.
-
Кошларга җимлек куйдык 26.11.2015

Салкыннар башлангач, кошлар да җылы якка китте. Ә безнең әйләнә-тирәбездә кышлаучы кошлар калды. Аларга азык табу кыенлаша. Без аларга җимлек ясап элдек һәм анда җимнәр салып торабыз. Канатлы дусларыбызга шулай ярдәм итәбез.
-
Әниләр көненә бүләк ясыйбыз. 25.11.2015

Әниләр безнең иң кадерле, газиз кешеләребез. Тиздән бәйрәм ителәчәк әниләр көне уңаеннан без әниләребезгә бүләк ясап, аларны сөендерергә уйладык. Тик сезнең өчен, нәни кулларыбыз белән бөтен тырышлыгыбызны куеп, нәни йөрәк җылыбызны биреп эшләгән кул эшләнмәләребезне рәхим итеп кабул итегез кадерлеләребез! БӘЙРӘМ БЕЛӘН БАРЫГЫЗНЫ ДА!
-
Көннең иң актуаль темасы-террорчылык 24.11.2015

Бугенге кәннен ин актуаль темасы - террорчылыктыр могаен.Чонки телетапшырулар, матбугат чаралары бу теманы һәрдаим яктыртып тора. Безен бакчабызда да балалар белән бу темага әнгәмәләр,анлату эшләре алып барыла.Балаларга саклану чаралары турында беренче белемнәр бирелә.
-
Ак карда уйнавы күңелле 19.11.2015

Быелгы көз үзенчәлекле булды.Ул безне җәйдәгедәй матур көннәре белән дә, җаннарны тынычландыра торган пыскак яңгырлары һәм менә беренче йомшак кары белән дә сөендерергә өлгерде. Беренче карны зарыгып көтүчеләр, аңа чын күңелдән сөенүчеләр кемнәр дисезме? Әлбәттә инде - безнең яраткан сабыйларыбыз! Беренче кар кебек керсез күңелләре белән кыштан ниндидер маҗара, могҗиза көтә бит алар! Әйе, балаларыбызның болай сөенеп кышны көтүе юкка түгел бугай, беренче кар белән Кыш бабай безгә Яңа елны алып килә бит.Шулай булгач безгә "Төкле аягың белән Аксакал Кыш!" - дияргә генә кала.
-
Гриппка каршы профилактика 18.11.2015

Салкыннар җитү белән балалар авыруларга тиз бирешә. Монын өчен профилактика чараларын белергә кирәк. Урамда йөреп кергәннән соң кулларны һәрдаим сабын белән юарга, бүлмәләрне даими рәвештә юеш чүпрәк белән сөртергә, җилләтергә кирәк. Ә инде грипп белән авырый башлыйсыз икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Әкияттә кунакта 16.11.2015

Татар теле шөгыле барышында , тәрбияче апалары сөйләгән әкиятләрне балалар бик яратып тыңлыйлар. Ә әкиятне сәхнәләштереп, шул әкият герое булып үзләре уйнаулары балаларны бигрәк тә кызыксындыра. Алар бер-берсе белән аралашып, сөйләм телләрен үстерәләр.
-
Көзге уңыш бәйрәме 13.11.2015

Һәрдаим үткәрелеп торучы бәйрәм чаралары балалар күңелендә шатлык, кәнагатьлек хисләре, онытылмас мизгелләр калдыра. Һәр бәйрәмне алар түземсезлек белән көтеп ала һәм бик теләп катнаша.









