Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | 8(937)5213428 |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Чыршы янында сак бул 25.12.2015

Чыршы бәйрәме якынлашкан саен бакчабызда нәниләргә янгын куркынычсызлыгы казыйдәләре аңлатыла. Өлкәннәрдән башка гирляндалар кабызу, утлар белән уйнау хәтәр икәнлеге кисәтелә. Бәйрәмнәребез күңелсезлеккә әйләнмәсен!
-
Безнең кул эшләребез 24.12.2015

Бик тырышып матур тасмалардан чылбырлар ясап өйрәндек. Бүлмәбезне бизәп торсын әле. Чыршы бәйрәме җитә бит.
-
Иң кыска көн 22.12.2015

Бүген иң кыска көн. Алга таба төн кыскара, көн озыная барачак.
-
Табигать шаярта
21.12.2015
Халыкта шундый сынамыш бар: 21 декабрьдә бәс күзәтелсә, мул иген уңышына. Ә табигать шаярта, бүген тышта яңгыр яуганын күзәтәбез.
-
Кыш бабайга хат 19.12.2015

Тиздән, бик тиздән җиребезгә өр-яңа ел аяк басар. Аны безгә кем алып киләме? Әлбәттә юмарт, мәңге картаймас Кыш бабабыз инде. Ә без аннан ниндидер бер могҗиза, хыялларның чынга ашуын көтәбез. Менә бүген дә без тәрбияче апабыз белән Кыш бабабызга хат язарга утырдык. Без нәрсә телибезме? Иң беренче чиратта ил-көннәребезгә тынычлык, әти-әниләребез һәм башка якыннарыбызның сәламәт булуын, безнең кебек матурдан матур балалар туып бакчаларыбызны тулыландырып торуын сорыйбыз. Я, ярый, җитеп торсын, калганы-сер!
-
юл йору кагыйдэлэрен ойрэтуне дэвам иту 14.12.2015

Балаларда юл йору кагыйдэлэрен ойрэтуне даими рэвештэ ныгытып торырга кирэк. Без балаларыбызда юл йору кагыйдэлэрен истэ калдыру максатыннан, уен элементлары кертеп торле кызыкЛЫ чаралар оештырабыз.
-
Кар бортеге ясау 11.12.2015

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
-
"Голосок" та катнашу 09.12.2015

8 нче декабрьдә районыбызда үткәрелгән "Голосок" конкурсында безнең бакчабыздан да 5 яшьлек Раяз Әхмәтов катнашты. Бу-Раязның "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә тәүге җиңүе. Кем белә? Бәлки әле киләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә дә ирешергә насыйп булыр. Бүгенгә ул булганына кәнәгать. Әлеге кечкенә генә җиңүе аның алдагы уңышларына этәргеч булып торсын. Ә безгә исә, Афәрин Раяз! Алга! дияргә генә кала. Уңышлар сиңа!
-
Мамык карлар көрибез, юллар ясап йөрибез! 04.12.2015

Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау балалар сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Ә саф һавада, уен мәйданчыгында балаларның нинди дә булса хезмәт белән шөгылләнүләре, сәламәтлек өчен дә файдалы, беренче хезмәт күнекмәләре алуга да этәргеч булып тора. Иң мөһиме-өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияли.
-
Балалар белән берлектә, кышнын беренче көннәрендә кар бабай ясадык 03.12.2015

Кышның беренче сыны - Кар бабай. Балалар бу кышны һәрвакыттагыча кар бабай ясау белән башлап җибәрделәр.
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.









