Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | 8(937)5213428 |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Безнең яраткан уеннарыбыз 02.02.2016

Өстәл уеннары балаларның аң үсешенә нык йогынты ясый. Вак моториканы үстерү белән беррәттән, өстәл уеннары логик фикерләүне, уйлау тизлеген үстерү һәм башка шундый мөһим моментларны үстерүдә зур роль уйный. Шуңа күрә буш вакытларда балаларга өстәл уеннары тәкъдим итәбез, ә алар бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Уен-бала тормышындагы мөһим өлкә 01.02.2016

Уенның мәктәпкәчә яшьтәге баланың тормышында зур әһәмияткә ия булуын һәркем аңлый. Ул дидиактик уенмы, сюжетлы-рольлеме, хәрәкәтле уенмы, һәрберсе баланың аңын, физик һәм психик үсешен үстерүгә ярдәм итә. Уеннарны кызыклы, эчтәлекле итеп оештыру тәрбияченең һөнәри осталыгына бәйле. Уеннарны оештырганда төрле атрибутлар, маскалар, костюмнар кулланылса, балалар анда аеруча зур теләк белән катнашалар.
-
Тәрәзәдән буранны күзәтү 29.01.2016

Җиһанда кыш хакимлек итә. Бар табигать кышкы тирән йокыга талган. Мәңге яшел чыршылар да, бүтән агач-куаклар да кар юрганын ябынып, кышкы салкыннардан качып йокымсырап утыралар. Еш булып торган кышкы буран "Әле сезгә йокларга да йокларга, җылы язга иртә әле"-дип аларны кисәтә сыман.
-
Грипптан сакланыйк 25.01.2016

Гриппка каршы профилактиканы белү әти-әниләр өчен әһәмиятле. Балаларның сәламәтлеген кайгыртучылар иң элек алар бит.
-
Бизәкле бияләйләр 22.01.2016

Нәни кулларыбыз тунмасын дип безгә әниләребез, әбиләребез матур бияләйләр бәйләп киертә. Бакчага барганда һәм тышта уйнаганда кулларыбыз гел җылыда була. Без бакчада үзебез дә төрле төсләрдә бияләйләр ясап, аларны матурлап бизәдек.
-
Лабиринтлар илендә 20.01.2016

Балаларның фикерләвен, күзаллавын үстерү өчен бакчабызда төрле чаралар һәм шөгыльләр үткәрелә. "Лабиринтлар илендә" сәяхәт эчтәлеге ягыннан хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын, табигать күренешләрен, белемгә кагылышлы темаларны берләштереп оештырылды.
-
Сәламәт булыйк! 18.01.2016

Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, табигатьне күзәттек. Бүлмәбездә гимнастик күнегүләр эшләдек. Сәламәт булыйк!
-
Карны кем ясый? 15.01.2016

Карны кем ясый?
Кар яуганны карап тордым
Тәрәзәдән беркөнне.
Ап-ак үзе, бизәкләре
Йолдыз кебек, күр инде.
Кем соң аны ясый икән,
Кем сибеп тора икән?
Ничек куллары туңмый да,
Каян кар җитә икән?
-
Рус телен өйрәнәбез 14.01.2016

Тәрбияче балалар белән дәрестән тыш вакытларда да рус телен өйрәтүгә зур игътибар бирә.Балалар рус телендә шигырләр өйрәнәләр. Тәрбияче һәр балага якын килеп балалар белән аерым шөгыльләнә. Эш дәфтәрләреннән биремнәр эшлиләр, рәсемнәрдән җөмләләр төзиләр.
-
Нәниләр өчен газета - журналлар 13.01.2016

Нәниләр өчен чыга торган газета-журналлар тәрбия эшен оештырганда бик еш кулланыла. "Сабыйга", "Салават күпере", "Тылсымлы куллар" журналларын күп кенә гаиләләр дә үзләренә алдыралар.









