Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | 8(937)5213428 |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Мозаика белән уйныйбыз! 13.10.2016

Дидактик уеннарны балалар ял вакытларында даими уйныйлар.Шулар арасында мозаика белән төрле сурәтләр ясау бала өчен аеруча кызыклы һәм файдалы.Чөнки мозаика белән эш итү баланың һәрьяклап үсешен тәэмин итәргә этәргеч ясый.Фантазия,иҗадилыкны гына үстереп калдырмый ә бармакларны ручка карандаш тотарга да әзерли.
-
Рус теле эшчәнлегендә. 12.10.2016

Табигатькөз хакимлек итүен дәвам итә. Без һәрбер эшчәнлектә елның әлеге фасылы турында нинди дә булса яңалык беләбез.Бүген чираттагы яңалыкны рус теле эшчәнлегендә белдек.Көз турында русча сүзләр, уеннар,шигырьләр өйрәндек.Киләсе эшчәнлегебездә әле хикәя дә төзеп сөйләргә өйрәнербез.Шуңа да без рус теле эшчәнлекләрен көтеп алабыз.
-
Бездә бүген туган көн!!! 11.10.2016

Бүген бакчабызда бәйрәм-Илзирә белән Раязның туган көннәре.Илзирәгә 5 әРаязга 7 яшь тулды.Без аларны туган көннәре белән тәбрик итәбез,сәламәтлек бәхет шатлык- балачак елларының күңелле үтүен телибез.Туган көн бәйрәмендә "Ак калач" уенын уйнадыкә алар безгә туган көн күчтәнәчләрен өләштеләр.
-
Бакчада көзге эшләр! 10.10.2016

Чәчәклектәге чәчәкләрне җыйнап бетергәннән соң,җирне казып киләсе ел өчен чәчәк суганчалары утырттык.Бакчабыз иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләр арасында утырсын әле.
-
Дидактик уеннар. 07.10.2016

Шөгыльләрдән бушаган арада балалар дидактик уеннар уйнарга яраталар.Фикерләү сәләтен үстерү,вак моторика күнекмәлрен ныгыту,игътибарлылык кебек мөһим сыйфатларны үстерергә ярдәм итә ул дидактик уеннар.
-
Көзге яфраклар. 06.10.2016

Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә без бүген көзге яфракларны кисеп ябыштырдык.Чын яфраклар диярсең инде үзләрен табигый яфраклардан һич тә аерылмыйлар.Әти-әниләребез күреп шаклар катсыннар әле,безнең осталыкка.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2016 Килгэн чакта башка авырлык, Житми калса коч йэ сабырлык, Сиздермичэ ярдэм иткэнсез — Сез ин куркэм кеше икэнсез. Балаларнын теле — кынгырау, Гел чынгылдый, ява мен сорау. Барысына да жавап биргэнсез — Сез ин гузэл кеше икэнсез. Укып чыгып, донья тануны, Бэхетебезне эзлэп табуны Зур ышаныч белэн коткэнсез — Сез ин сабыр кеше икэнсез. Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Безнен очен сез тир туккэнсез — Сез ин гадел кеше икэнсез.

-
математика өйрәнәбез 04.10.2016

Математика-ул шундый фән ,үзе кызык,үзе төгәл,үзе бераз авыр да.Шулай да аны белергә кирәк.Без аны шулай булуга карамастан көтеп алабыз һәм бик яратып өйрәнәбез.Көндәлек тормышта без математика белән һәрдаим очрашып торабыз,шуңа да аның белән дуслашырга кирәк.
-
Мәктәпкә әзерлекне бүгеннән. 03.10.2016

Баланың мәктәпкә яхшы әзерлек белән килүе киләчәктә аның әйбәт укуына ышанычбулып тора.Ел башында һәм ел азагында үткәрелүче мониторинглар моны ачыкларга ярдәм итә.
-
Өлкәннәр көнен үткәрдек!!! 30.09.2016

1 нче октябрь -өлкәннәр көне.Без бу бәйрәмне бүген -30 нчы сентябрь көнне билгеләп үттек.Бөйрәмгә бакчабызда эшләп лаеклы ялга киткән Венера,Сәрия,Рәхимә,Рәшидә апаларыбыз да килгәннәр.Бәйрәмне җыр,бию һәм уеннардан башка күзаллап та булмый.Без дә өлкәннәргә җыр-биюләр,үзебез ясаган бүләкләребезне бүләк иттек.









