Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | 8(937)5213428 |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Менә ничаклы шарлар!!! 28.11.2016

Бүген без саф һавага чыккач епшек кардан шарлар тәгәрәтеп куйдык. Шушы көннәрдә без алардан төрле матур кар сыннары ясарбыз.Кыш бабабыз Яңа ел якынлашканда безне беренче бүләге белән сөендерергә өлгерде.Ул килешкә бакчабыз каршын төрле кар сыннары бизәр.
-
Бәйрәм бүләге!!! 25.11.2016

Тиздән әниләр көне җитә.Аларга нинди генә матур теләкләр теләсәк тә ,аз булыр кебек.Ә әниләребез шатлансын өчен күп кирәкми-балалары исән-сау булып,уңышлары белән куандырсалар,алар бик бәхетле.Озын гомер,нык сәламәтлек,шатлык- куанычлар телибез,сезгә,кадерле кешеләребез! Ә менә бу курчаклар безнең әниләребезгә бүләкләребез.
-
Әнием мине ярата!!! 24.11.2016

Әнием белән бергә,
Һәр көн күңелле үтә.
Иркәләп ул уята,
Чәчләремне тарата,
Тәмле итеп ашата,
Әнием мине ярата!
Әнием белән бергә
Һәр көн файдалы үтә.
Бакчага ул озата,
Әнием мине ярата!
-
"Менә шундый курчаклар" 23.11.2016

Тиздән бәйрәм ителәчәк әниләр көненә без менә шундый матур курчаклар ясадык.Бәйрәм булачак көнне без аларны әниләребезгә бүләк итәрбез һәм әниләребезне шатландырырбыз.
-
Бүлмә гөлләре үстерәбез!!! 22.11.2016

Бакчабызда төрле матур бүлмә гөлләре үстерәбез.Алар бакчабызга ямь биреп утырсыннар өчен гөлләргә игътибар кирәк.Без аларга су сибеп, корыган яфраклаарын җыйнап гөлләрне даими тәрбияләп торабыз.
-
Тиздән әниләр көне!!!
21.11.2016
Тиздән әниләр көне.Шул уңайдан без бүген әңгәмәбездә әниләр турында сөйләштек.Һәркем үз әнисе турында матур итеп сөйләде.Без әниләребезне беркайчан да борчымаска,аларны матур эшләребез белән сөендереп торырга кирәк дигән теләк белән әнгәмәбезгә йомгак ясадык.
-
С/р уен "Хастаханә" 18.11.2016

Иҗади уеннарны балалар яратып уйныйлар.Чөнки әлеге уеннарда бернинди кагыйдәләргә буйсынырга кирәкми.Бала үзен табиб,укытучы,шофер,сатучы хәтта космонавт итеп тә күзаллый ала.
-
"Кечкенә чыршыны күзәтү"!!! 17.11.2016

Саф һавага уйнарга чыккач без бүген нәни чыршыны да күзәттек. Аның хәлен сораштык.Чыршыбызга бер дә күңелсез түгел бугай,чөнки Кыш бабай аңа йомшак кар яудырган ә куяннар килеп янында әйлән-бәйлән уйнаган.Без аны яңа елга кунакка чакырдык.
-
Кар малае әкиятен карадык!!! 15.11.2016

Без бүген кар малае әкиятен карадык .Әкият бик тә ошады.
-
Бүген бездә туган көн!!! 14.11.2016

Бүген бакчабызда Фидариснең туган көнен бәйрәм иттек.Фидарис бакчага беренче елын гына йөрүгә карамастан,бик актив,хәрәкәтчән,шаян малай.Без аны туган көне белән котлыйбыз.









