Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Физкультура дәресләрендә сәламәтлекне ныгыту чаралары 17.03.2016

Укучыларыбыз укытучылар җитәкчелегендә һәрдаим сәламәтлекне ныгыту өстендә эш алып бара. Бүген дә 4 нче класс укучылары "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" девизы астында гимнастика белән шөгыльләнделәр, соңыннан кагыйдәләрне искә төшереп баскетбол уйнадылар.
-
Балаларны Тукай әсәрләре аша тәрбияләү
17.03.2016
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайны балалар бакчасына йөрүче һәр бала диярлек белә. Балалар Тукайның нәниләргә багышлап язган әсәрләрен һәм әкиятләрен бик теләп тыңлыйлар. Бакчада Габдулла Тукайга багышланган стенд (почмак) булдырылды. Анда балаларның Тукай әсәрләренә нигезләнеп үзләре ясаган рәсемнәре дә урнаштырылды.
-
Балалар бакчасында карантин
15.03.2016
Соңгы көннәрдә балаларның массалы рәвештә грипп белән авырулары сәбәпле (24 баланың 16сы -66,7%) һәм төп дәүләт санитар врачының карары нигезендә (№15/2 от 14 марта 2016г.) Пешәнгер балалар бакчасы 15 нче марттан 21нче мартка кадәр карантинга ябылды.
-
Эшләгән эш тиешле бәяләнә
15.03.2016
Бүген ел башыннан төрле конкурсларда катнашкан укучыларыбызга дипломнар һәм грамоталар тапшырып үттек.
Закирҗанова Гөлинә, 4 нче класс, коррупциягә каршы юнәлеш буенча башкарылган иҗади эшләр конкурсында 3 нче дәрәҗәдәге диплом, Галаветдинова Гөлфия,4 нче класс, "Зирәк бала" конкурсында катнашып диплом,
Хабибуллина Гөлия, 4 нче класс, Олимпиада "Плюс" үткәргән математика буенча он-лайн олимпиадада уңышлары өчен диплом белән бүләкләнә.
-
Мәктәбебездә зур кунаклар 11.03.2016

Бүген безнең балалар бакчасына һәм мәктәпкә кунаклар килде: Арча эчке эшләр бүлегенең өлкән участок вәкиле полиция майоры Хисамиев Ленар Альтафович һәм Арча ЮХИДИ бүлеге вәкиле Мухаметзянова Энҗе Газизовна. Кунакларга балалар бакчасына йөрүче өлкәннәр төркеме "Светофор - якын дустыбыз" дип әзерләнгән чара тәкъдим итте. Ә мәктәп укучылары "Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен нык бел!" дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Әлеге чаралар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, кабатлау һәм күпмедер дәрәҗәдә яңа белем туплау максаты белән үткәрелде. Мәртәбәле кунакларыбыз укучыларга һәм балаларга, мәктәбебезгә зур бүләкләр тапшырдылар, аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбызга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, юлларда исән-имин йөрергә язсын!
-
Бүләк алу һәрчак күңелле 11.03.2016

Арчадан кигән кунаклар истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләре укучыларыбызның рәсемнәрендә 10.03.2016

Март ае мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау һәм тирәнтен өйрәнү айлыгы итеп игълан ителгән иде. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп, рәсемнәр ясарга кушылды. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Бәйрәм белән, ӘНИЕМ! 05.03.2016

Йолдызларга тиң үзләре, гүзәлләрнең гүзәле,
Миңа һәрчак сөеп карый әниемнең күзләре.
Энҗе-мәрҗәннәр диярсең - янып тора үзләре,
Миңа һәрчак бәхет тели әниемнең күзләре.
Балалар бакчасына йөрүче нәниләр әниләренә менә нинди бүләк ясады.
-
Без янәдән җиңүчеләр исемлегендә 05.03.2016

Котдусова Гөлназ Муллануровна җитәкчелегендә 1-4 сыйныф укучылары күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукайга ияреп" районара яшь иҗатчылар бәйгесенең "Заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү" номинациясендә 2нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә яңа үрләр яуларга язсын!
-
Әниләргә бүләк әзерлибез 03.03.2016

Укучыларыбыз хезмәт дәресләрендә һәм дәрестән соң иң кадерле кешеләренә - әниләренә бүләк ясау белән мәшгуль. Бөтен йөрәк җылысын салып, үз кулларың белән ясалган бүләк бик тә кадерле булыр.









