Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әти-әниләр игътибарына
11.04.2016
Хөрмәтле әти-әниләр! Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы приказы (№18381 от 26.11.2015) нигезендә май аенда 4 нче класс укучыларыны өчен кайбер фәннәрдән Россиядә бердәм тикшерү эшләре (ВПР - Всероссийские проверочные работы) үздырылачак. Быел әлеге тикшерү эшләре түбәндәге фәннәр буенча булыр дип көтелә:
- Математика;
- Русский язык;
- Окружающий мир.
Әлеге төр тикшерү эшләрен БДИ дип уйлау урынлы түгел. Белүебезчә, контроль эшләр һәр ел ахырында һәр класста үткәрелә. Бүгенге көндә илебездә укучыларның белемен тикшерүнең бердәм системасы формалаша. Әлеге тикшерү эшләренең биремнәре Рособрнадзор тарафыннан эшләнелә һәм федераль дәүләт стандартларына туры килә.
-
Син үскәч кем буласың? 11.04.2016

Бакчабызга йөрүче нәниләр бүген төрле профессияләр турында сөйләштеләр. Үзләре кечкенә генә булсалар да, хыяллары зурдан икән аларның. Кемнеңдер машина йөртүче буласы килә, кемнеңдер повар. Ә менә Инзиләнең чәчтарашханәдә эшлисе килә.
-
Зурларга карап өйрәнәбез 08.04.2016

Балалар бакчасына йөрүче өлкәннәр төркемендәгеләр бүген мәктәпкә шигырь бәйрәменә керделәр. Алар абый-апаларның оста итеп шигырь сөйләүләрен сокланып тыңладылар. Үзләре дә кимен куймаслар әле тиздән.
-
Бездә шигырь бәйрәме 08.04.2016

Бүген мәктәптә "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләрен" дип исемләнгән шигырь бәйрәменең сайлап алу туры булып узды. Һәр класстан да укучылар бик теләп катнаштылар һәм аларның кайберләре 13нче апрельдә булачак зона ярышларында да катнашыр дип көтелә. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы 07.04.2016

Бүген мәктәптә 3нче чирек нәтиҗәләре буенча чираттагы ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә уку һәм тәрбия өлкәсендә 3нче чиреккә нәтиҗәләр ясалды, мәктәпнең төрле конкурсларда катнашу күрсәткечләре әйтелде, "Гаиләдә бала тәрбияләү" дигән темага Лотфуллина Г.Х. чыгышы һәм авыл советы сәркатибе Газимова З. чыгышы тыңланды.
-
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы 07.04.2016

Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы планлаштырылган көн тәртибе буенча барды. Төп игътибар киләсе уку елында мәктәпкә керәсе балаларның эшчәнлегенә, нәтиҗәләренә юнәлдерелде. Җыелыш ата-аналар белән әңгәмә рәвешендә дәвам итте.
-
Өстәл уеннары - алыштыргысыз! 06.04.2016

Бакчабызга йөрүче балалар өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар. Өстәл уеннары, беренче чиратта, мавыктыру чарасы булып торса, икенче яктан, балаларның күзаллауларын киңәйтеп белем алуның бер алымы булып тора.
-
Горурланырлык укучыларыбыз бар 05.04.2016

Язгы каникул вакытында укучыларыбыз да, укытучылар да тик ятмады - конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. "Арча" спорт мәктәбе үткәргән шахмат һәм шашка ярышларында нәтиҗәләребез куанырлык. 1 нче класс укучысы Котдусов Руслан шахмат буенча да, шашка буенча да 2 нче урынга, 2 нче класс укучысы Зарипов Илназ шахмат буенча 3 нче урынга, 4 нче класс укучысы Хакимова Алия шашка буенча 2 нче урынга лаек булдылар. Әлеге укучыларның җитәкчеләре - Магсумова Гөлсинә Хайруловна. Укучыларны да, аларның җитәкчеләрен дә мәктәп исеменнән котлыйбыз, киләчәктә тагын да югары үрләр яуларга язсын аларга!
-
Кул эшләре ясау дәвам итә 05.04.2016

Олуг шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган күргәзмәне тулылыландыруны дәвам итәбез. Тәрбиячебез Мәрвәридә Рифовна "Шүрәле" әкиятенә нигезләнеп менә нинди композиция ясаган.
-
Без сыерчыкларны каршылыйбыз
04.04.2016
Бүген балалар әвәләү шөгылендә сыерчык оялары ясадылар. Иң беренче чиратта, аларга кошлар, кошларның туган якка әйләнеп кайтулары турында мәгълүмат бирелде. Балалар үзләре дә йортларындагы ояларга сыерчыкларның килүен һәм аларны бик теләп күзәтүләрен белдерделәр.









