Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 26.04.2016

Мәктәптә һәм балалар бакчасында Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата чаралар булып узды. Балалар бакчасында шигырь бәйрәме, Габдулла Тукайның әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карауны бик ошатты нәниләр.
Ә менә мәктәп укучылары арасында олы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде. Укучылар үзләрен шигырь язу буенча да сынап карадылар. -
Табигатьтә нинди үзгәрешләр бар 25.04.2016

Бүген мәктәбебезнең 1, 2 нче класс укучылары язгы табигатьне һәм андагы үзгәрешләрне күзәтергә чыктылар. Язгы һава торышы, кояш тирә-юньгә, үсемлекләргә ничек тәэсир итә... Сорауларның барысына да җавапны укытучылар белән бергәлектә эзләде алар. Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерлерәк, диләр бит.
-
Әйдәле, Акбай, өйрән син! 25.04.2016

Балалар бакчасында әвәләү шөгылендә балаларга Тукай шигырендәге Акбайны ясау бик тә ошады.
-
Бүген бездә өмә гөрли 23.04.2016

Бүген бездә өмә гөрләде. Мәктәп һәм балалар бакчасы территориясен чистарту буенча эш алып барылды.
-
Күргәзмәне тулыландыруны дәвам итәбез 22.04.2016

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мәктәптә дә, балалар бакчасында да кул эшләре күргәзмәсе көннән-көн тулылана. Бүген дә балалар бакчасына йөрүче Ильяс һәм Дилә Чумаковлар бик матур итеп "Кәҗә белән сарык" әкиятенә композиция эшләп алып килгәннәр. Әлеге композиция балалар бакчасындагы күргәзмәдә урын алды.
-
Шашка ярышларында сынатмадык 21.04.2016

Бүген безнең мәктәп командасы Ашытбаш урта мәктәбендә уздырылган шашка ярышларында катнашып кайтты. Ярышларда берничә районнан килгән командалар катнашу сәбәпле, бәйге шактый кызган темпта һәм көчле барды. Безнекеләр дә кимен куймады - башлангыч мәктәпләр арасында беренче урынга чыгып, грамота алып, сөенеп кайттылар. Котлыйбыз!
-
Сәламәт яшәү рәвеше һәркемгә кирәк 21.04.2016

Бакчабызда һәр иртәне зарядкадан башлыйбыз. Төрле шөгыльләр башланганчы һәм иртәнге ашка кадәр зарядка ясау көндәлек режимның бер өлешен тәшкил итә һәм балалар зарядка ясауны бик теләп башкаралар.
-
2016 ел - Россиядә Кино елы 20.04.2016

Белүебезчә, 2016 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, укучыларыбыз һәм балалар бакчасына йөрүчеләр Пешәнгер күпфункцияле үзәгендә балалар өчен кино карадылар.
-
Хезмәтне саклау буенча җыелыш
19.04.2016
Бүген мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы өчен "Хезмәтне саклау, уен мәйданчыгында куркынычсызлык кагыйдәләре" буенча искәртү, аңлату эшләре алып барылды.
-
Ышаныч телефонын беләсеңме 19.04.2016

Районыбызда 25нче апрельдән 17нче майга кадәр ышаныч телефоны көненә карата айлык игълан ителде. Мәктәбебездә әлеге уңайдан берничә чара планлаштырыла. Иң беренче чиратта, классларда "Син берүзең түгел", "Һәр кыенлыктан чыгу юлы бар", "Без бәхетле!" дигән темага әңгәмәләр, ата-аналар җыелышы һәм башка чаралар булыр дип көтелә.









