Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Сау сәламәт булу өчен күбрәк хәрәкәт кирәк 11.05.2016

Әй, чабабыз, йөгерәбез,
Аяклар җиргә тими.
Ләкин барыбер егетләр
Беренчелекне бирми.
Балалар бакчасындагылар "Хәрәкәттә бәрәкәт" девизы астында җәяүле йөгеректә.
-
Бакчага экскурсия 10.05.2016

Бүген балалар бакчасындагы нәниләр яшелчә бакчасына экскурсия оештырдылар. Түтәлләрдә нәрсәләр утыртылуын, ничек үсүләрен, үсемлекләрнең тишелеп чыгуы өчен нинди шартлар кирәк булуын кызыксынып өйрәнделәр.
-
Алда сынаулар!
10.05.2016
Иртәгә 11 нче май көнне 4 нче класс укучылары рус теленнән диктант язачаклар. Диктант икенче дәрес вакытында язылачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Беркем дә онытмады, беркем дә онытылмады! 07.05.2016

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Бөек Җиңүгә 71 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк! Пешәнгер авылында укучылар һәм мәктәп коллективы тарафыннан мемориаль тактага венок куелды.
-
Дан, тынычлыкка дан! 07.05.2016

Мирҗәм авылында Бөек Ватан сугышында корбан булганнар истәлегенә венок куелды.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан,дан,дан!
-
Ниһаять без - Варислар! 06.05.2016

Бүген 4 нче классның 7 укучысы өчен күптәннән көтелгән вакыйга -- Варислар сафына кабул итү булды. Укучылар әлеге вакыйгага бик теләп, тырышып әзерләнделәр. Бүген алар Татарстанның лаеклы гражданиннары булырга ант иттеләр. Аларны әлеге зур вакыйга белән котлыйбыз! Киләчәктә халкыбызның йөзенә кызыллык китермичә яшәүләрен телибез!
-
Биючеләр җиңеп кайттты 06.05.2016

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гайнетдинов Илшат һәм Фазуллина Инзилә Арча шәһәренә "Каблучок" бию конкурсында җиңү яулап кайттылар. Җитәкчеләре Нигмәтҗанова Л.Г. һәм балаларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә иҗат уңышлары телибез!
-
Җиңү көненә әзерлек 05.05.2016

Бүген мәктәптә һәм балалар бакчасында Бөек Ватан сугышының 71 еллыгы уңаеннан веноклар ясау оештырылды.
-
Укулар буенча фикер алыштык 04.05.2016

28, 29 нчы апрель көннәрендә балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен "Реализация учебно-методического комплекта по обучению детей двум государственным языкам в условиях внедрения ФГОС в ДОО" дигән темага укулар булып узган иде. Бүген бакчабызда әлеге укулар буенча сөйләшү, фикер алышулар булды.
-
Язның бер көне ел туйдыра 03.05.2016

"Язның бер көне ел туйдыра " ди халык. Шуны истә тотып, мәктәбебез һәм балалар бакчасы янындагы участокта эш башланды.









