Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Нәниләр рәсем ясыйлар. 06.10.2016

Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге вакытында бар да тырышып төсле йомгаклар ясадылар.
Яшел, сары, кызыл, зәңгәр... Бигрәк матур йомгаклар!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016

Кадерле укытучыларыбыз!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Тормышыгыз шатлык белән тулсын, бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен! Эшегездә һәрвакыт зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! -
Китап - белем чишмәсе! 05.10.2016

Китапка, уку эшчәнлегенә мәхәббәт балалар бакчасында салына башлый.
Бүген дә нәниләребез матур әдәбият уку эшчәнлеген көтеп алдылар. Тәрбияче апалары аларны тагын бер кызыклы әсәр белән таныштырды.
-
Рәсемнәр аша коррупциягә каршы көрәш! 04.10.2016

"Надо жить честно!" конкурсына укучыларыбыз тарафыннан бик күп эчтәлекле эшләр килде. Иртәгә конкурс төгәлләнәчәк, мәктәпкүләм этапта җиңүчеләр билгеле булачак.
-
Ике телдә сөйләшәбез! 04.10.2016

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Осень" темасына рус телендә яңа сүзләр өйрәнделәр, рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп сөйләделәр.
-
Бездә агач утырту эшләре дәвам итә. 04.10.2016

Бүген дәресләрдән соң укучылар мәктәп тирәсендәге территорияне яшелләндерү эшләрен дәвам иттеләр: утыздан артык чыршы үсентесе утырттылар.
-
Укуга әзерлек бакчадан башлана. 03.10.2016

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар эшчәнлек вакытында үзләрен чын укучыларча тоталар. Тәрбияче апаларын игътибар белән тыңлыйлар, сорауларга уйлап җавап бирәләр, биремнәрне бик тырышып башкаралар.
-
Үз агачыңны утырт! 01.10.2016

Бүген мәктәбебездә "Үз агачыңны утырт" акциясе булып узды. Һәр укучы мәктәп тирәсендә агач утыртты. 1 нче класс аллеясы булдырылды. Бу эштә әти-әниләр дә актив катнашты.
-
Игътибар! Конкурс!
30.09.2016
18 нче октябрьгә кадәр 3-7 яшьлек балалар өчен районкүләм "Осенний калейдоскоп" конкурсы оештырылды. Әти-әниләр, сезнең дә балалар бакчасына йөрүче нәниләрегезне шул конкурста катнаштыру мөмкинлегегез бар. Нигезләмәсе белән танышу өчен тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итә аласыз.
-
"Намуслы яшәргә кирәк!"
29.09.2016
5 нче октябрьгә кадәр мәктәбебездә "Намуслы яшәргә кирәк!." , ягъни "Надо жить честно!" конкурсы оештырыла. Бу конкурста катнашу өчен рәсем, коллаж яки аппликация ясарга мөмкин. Җиңүчеләрнең эшләре районкүләм конкурста катнашачак. Актив булыйк, укучылар!









