Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Көзге-кышкы чорда да сулыкларда сак булыйк!
15.11.2018
Ноябрь аенда сулыкларда саклык буенча күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген мәктәп-бакчада "Боз өстендә сак булыйк!" рәсем конкурсының мәктәп этабы тәмамланды. Иң яхшы ике эш район конкурсына җибәреләчәк.
-
Ата-аналар җыелышы 09.11.2018

Бүген мәктәп-бакчада ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта бик күп төрле мөһим мәсьәләләр каралды. 1 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Балаларның туклануы, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, коррупция һәм терроризмга каршы көрәшү, укучыларның социаль челтәрләрдә утыруларын контрольдә тоту, юлларда куркынычсыз йөрү, көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык мәсьәләләре җентекләп каралды.
-
Бездә кунакта Сөмбелә 08.11.2018

Бүген балалар бакчасында Уңыш бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә көз кызы Сөмбелә килде. Нәниләребез кунагыбызга көз, көзге уңыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, Кечкенәләр төркеме сәхнәләштергән "Шалкан" әкияте аеруча күңелле килеп чыкты. Балаларның музыкаль чыгышлары кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
-
Уңыш бәйрәме 30.10.2018

Бүген бездә Уңыш бәйрәме. Бәйрәмгә әкият геройлары да килделәр. Укучылар, ике командага бүленеп, Бүре, Кызыл Калфак һәм Хуҗа Насретдинның биремнәрен үтәделәр. Ярыш көз, көзге уңыш турындагы шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
-
"Карлыгачлар" сафына кабул итү 29.10.2018

Бүген мәктәп - бакчабызның 2 нче сыйныф укучылары "Карлыгачлар" сафына керделәр. Алар, укытучылары Кутдусова Г.М. ның төрле биремнәрен башкарып, үзләренең бу балалар оешмасы сафына лаеклы булуларын расладылар.
-
Уңыш бәйрәменә әзерләнәбез 27.10.2018

Бәктәп-бакчада "Уңыш бәйрәме"нә әзерлек бара. Укучылар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән төрле кул эшләре иҗат итәләр.
-
Без хезмәтне яратабыз! 26.10.2018

Балалар бакчасында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруга зур игътибар бирелә. Бүген балалар уенчыкларын юдылар.
-
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 23.10.2018

"Юлдагы куркынычсызлык - минем яшәү рәвешем" конкурсына түгәрәк җитәкчесе Галәүтдинова И.Р. йомгак ясады. Җиңүчеләр һәм призёрларны грамоталар белән бүләкләде.
-
Безнең җиңүләр! 19.10.2018

17 нче октябрь көнне укытучы Кутдусова Г.М. үзенең 2 укучысы белән республика күләмендә "Северное сияние" дигән исем астында үткәрелгән шашка ярышларында зур уңышлар яулап кайттылар. Кутдусов Р. малайлар арасында - 1 нче урын, Низамова А. кызлар арасында - 2 урын, укытучылары Кутдусова Г.М. тренерлар арасында 3 урын алды.
-
Әкият яратабыз 15.10.2018

Балалар бакчасында кечкенәләр төркеменә йөрүче нәниләр әкиятләр карап, тәрбияче апаларына әкият эчтәлеге буенча тулы җавап бирергә өйрәнәләр









