Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
8 Март көненә багышланган бәйрәм кичәсе 07.03.2019

Бүген Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чара республикабызда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елына бәйләнеп алып барылды. Әниләребезнең һәрберсе үзенең һөнәре турында сөйләде, укучыларга киләчәктә үз һөнәрен сайлауда ярдәм итәрдәй файдалы киңәшләрен бирде. Укучыларның һәрберсе әниләренә багышлап матур шигырьләр, монлы җырлар, дәртле биюләр башкардылар. Әлеге бәйрәмне шундый эчтәлекле, балалар өчен икеләтә файдалы итеп оештыруда үз өлешләрен керткән өчен әниләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Әниләргә бүләк 06.03.2019

Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче Март якынлашып килә. Укучылар әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр. Балаларның нәни куллары белән, бөтен тырышлыгын куеп, йөрәк җылысын салып, башкарылган бу бүләкләр әниләрнең күңеленә хуш килер.
Наз гөлләре чыга үсеп
Сез үткән буш җирләрдән.
Алыгыз сез кабул итеп
Бу бүләкләрне бездән!
-
Геометрик фигуралар илендә 05.03.2019

Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар "Геометрик фигуралар иле"нә сәяхәт иттеләр. Эшчәнлек барышында тәрбияче нәниләрнең геометрик фигуралар һәм төп төсләр турында элементар математик күзаллауларын ныгытты.
-
Чаңгы буенча ярыш 04.03.2019

Саулыгың бит үз кулыңда,
Чыгарма тик исеңнән.
Һәрчак хәрәкәттә булып
Яшә, эшлә бүгеннән.
Шул максатны алга куеп
Без үсәбез гөр килеп,
Һәр нәрсәдән ямь табабыз,
Яшибез җаен белеп.
Бүген мәктәптә чаңгы буенча ярыш үтте. Укучылар ярышта актив катнаштылар.
-
"Без бергә!" фестивале 01.03.2019

Бүген мәктәптә "Без бергә!" халык иҗаты конкурс-фестиваленең мәктәп этабы үтте.
-
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне 01.03.2019

1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак билгеләп үтелә.
Бу көнне безнең мәктәптә эвакуация буенча өйрәнүләр үтте.
-
Әлифба бәйрәме 27.02.2019

Бүген Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында "Рәхмәт сиңа, Әлифбам!" дип, исемләнгән бәйрәм булып узды. Хәзер беренче сыйныф укучылары Әлифба китабын үзләштерделәр, бар хәрефләрне дә танып, дөрес итеп укый, яза, саный беләләр. Бүгенге бәйрәмдә Әлифба, Азбука, Математика кебек геройлар аларның белемнәрен төрле биремнәр аша сынап карадылар. Әлифба китабы "эстафета таягын" Әдәби укуга тапшырды. Бәйрәм барышында тамашачылар беренче сыйныф укучыларының җыр-биюгә дә, нәфис сүзгә дә оста булуларын күрделәр. Бәйрәмгә хөрмәтле кунакларыбыз - беренче сыйныф укучыларының әниләре дә килгән иде. Әлеге бәйрәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребезнең күңелләренә дә хуш килде.
Беренче сыйныф укучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Ә укытучылары Галәүтдинова И.Р.га әти-әниләр һәм мәктәп коллективы исеменнән олы рәхмәтебезне ирештерәбез! Уңышлар сезгә!
-
Ашханәгә экскурсия 25.02.2019

2019 нчы ел республикабызда Эшче һөнәрләр елы буларак игълан ителде. Шул унайдан безнең мәктәп-бакчада төрле чаралар үтә. Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез мәктәп-бакча ашханәсендә пешекче һөнәре, аның эш урыны белән якыннанрак таныштылар.
-
Җинүчеләрне котлыйбыз! 23.02.2019

23 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ООО"Агрофирма Ватан" шашка ярышы уздырды. Әлеге ярыш нәтиҗәсе безнең өчен бик куанычлы булды. Пьедесталның өч баскычына да Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы уенчылары менеп басты. 1 урында - 4 класс укучысы Кутдусов Р.Р., 2 урында - укытучы Кутдусова Г.М., 3 урында - 4 класс укучысы Низамова А.И. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
Әтиләргә бүләк 22.02.2019

Ватанны саклаучылар көненә карата башлангыч сыйныф укучылары әтиләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр.









