Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Җәлил истәлегенә шигырь бәйгесе 22.02.2019

Хәрби-патриотик айлык һәм Туган телгә багышланган ункөнлек кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында Муса Җәлил истәлегенә шигырьләр бәйгесе үткәрелде. Укучылар әлеге бәйгегә бик җаваплы карадылар, катнашмаган бер бала да калмады. Нәтиҗәләр буенча 4 класс укучысы Низамова А.И. - 1 урынга, 3 класс укучысы Гайнетдинов И.Р. - 2 урынга, ә 4 класс укучысы Кутдусов Р.Р. 3 нче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга иҗади уңышлар телибез!
-
Бездә бүген кунакта - әтиләр! 22.02.2019

Бүген балалар бакчасында кунакта - әтиләр! Алар Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсенә килделәр. Балаларның чыгышлары һәм бүләкләре әтиләрнең күңеленә хуш килде. Ә инде балаларга әтиләрнең алар белән бергәләп төрле уеннарда катнашулары ошады. Нинди рәхәт бит ул ӘТИ белән бергә уйнавы!
-
"Мин булачак солдат!" 22.02.2019

"Мин булачак солдат!" - хәрби стройда йөреп җырлау бәйгесе.
-
21 февраль- Бөтендөнья туган тел көне 21.02.2019

21 февраль- Бөтендөнья туган тел көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз.
Бүген Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында татар теле белән горурлану хисләрен укучылар төрле гаммәлләр аша күрсәтергә тырыштылар: түбәтәй-калфаклар киделәр, тәнәфесләрдә татар халкының милли уеннарын уйнадылар, дәресләрдән соң "Туган телен яратмаган кеше башкаларның телен яратмый", дип исемләнгән чарада актив катнаштылар.
-
Балалар бакчасында Туган тел көне 21.02.2019

Балалар бакчасындагы нәниләр дә Туган тел көнен билгеләп үттеләр. Аларга, милли киемнәр киеп, татар халкының милли уеннарын бергәләп уйнау аеруча ошады.
-
"Балалар күзлегеннән - Җиңү" 20.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныфларда "Балалар күзлегеннән - Җиңү" рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучыларның барысы да бу конкурста актив катнаштылар. Бүген конкурска нәтиҗәләр ясалды. 4 класс укучысы Кутдусов Р.Р. - 1 урын, 3 нче класс укучысы Гайнетдинов И.Р. - 2 урын, 1 нче класс укучысы Усманов Ислам - 3 урын.
-
Котлыйбыз! 20.02.2019

Бүген, 20 нче февраль көнне, Арча шәһәрендә "Мәгариф идарәсе" оештырган "Туган телеңне өйрән һәм ярат" шигырь бәйгесендә безнең мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Кутдусова Г.М. 3 урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Нәниләр рәсем ясый 19.02.2019

Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге.
Бездә бар буяулар:
Ак, кызыл, ал, зәңгәр,
Сарылар, яшелләр…
Ясыйбыз дәфтәргә
Бик матур рәсемнәр.
-
Әфганчы Васыйл Әһлиуллин истәлегенә 15.02.2019

15 нче февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 30 ел тулган көн. Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укучылары һәм укытучылары авылдашыбыз Васыйл Әһлиуллинның каберенә чәчәкләр салдылар.
-
Әфганчылар белән очрашу кичәсе 15.02.2019

15 нче февраль көнне Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында очрашу кичәсе үтте. Очрашуыбыз ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп һәлак булган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәргә багышланды. Авылдашыбыз әфганчы Васыйл Әһлиуллинның тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләштек. Әфган җирендә башын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Кичәдә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз күзләре белән күргән әфганчылар Сабиров Равил һәм Каюмов Газинур абыйлар катнашты. Алар үзләре турында сөйләделәр, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәбез чакырылган кунаклар хөрмәтенә багышланган музыкаль номерлар белән үрелеп барды.









