МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Әдәби марафон 26.05.2017

Без бүген үзебезнең балалар бакчасында бер төркем язучыларны кабул иттек. Бакчабызда тәрбияләнүчеләр, тәрбияче апалары белән берлектә " Тукай аланында" дигән театраль тамаша күрсәттеләр. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән бу тамаша хөрмәтле кунакларыбызга ошагандыр дип уйлыйбыз. Мондый Әдәби марафоннар оештырып, безне күренекле шәхесләр белән очраштыру, белем һәм тәрбия бирүдә уңышларга ирешүдә файдалы проект дип саныйбыз.
-
Гаилә бәхете 26.05.2017

Гаилә - бәхет. Бу үзенә күрә бер закончалык, чөнки гаилә бәхетле булганда гына аяз күктә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, кешеләр йөзендә бәхет чаткылары уята ала. Гаилә сүзенең мәгънәсен бала кече яшьтән аңларга , андагы һәркемгә хөрмәт , игътирам булырга тиешлекне аңлап үсәргә тиеш. Шушы хакыйкатьне балалар күңеленә җиткерү һәм аңлату максатыннан, кечкенәләр төркемендә “ Гаилә бәхете” дип аталган күмәк эш башкарылды. Сабыйлар әлеге эшне башкарганда тату, дус гаиләң булу бик зур бәхет икәненә төшенделәр. Бары тик бер-берең өчен җаның - тәнең белән кайгырып яшәгәндә генә, бәхетле гаиләләр буласына ышандылар. Әнә бит кошлар да бер- берсен кайгыртып, бердәм булып яши бирәләр. Безгә- кешеләргә, алардан үрнәк аласы гына кала!
-
Тирә-юньне матурлау 25.05.2017

Бакчабызда тирә-юньне матурлау өчен күп көч куела. Бу эштә әти-әниләр дә бик теләп булышалар. Хәзер утыртылган чәчәкләр җәй һәм көз буе безгә күңел күтәренкелеге һәм матурлык биреп утырачак.
-
Профсоюз утырышы 25.05.2017

Коллектив килешмәсенең дә 2017 нче елда срогы чыгып килә. Яңа үзгәрешләр кертү кирәкме әллә юкмы икәнен бүген профсоюз утырышында карап киттек. Анда 8 нче балалар бакчасының профсоюз рәисе Фәния Султанова да чакырылган иде.
-
Труд в природе 24.05.2017

Трудовое воспитание - важное средство всестороннего развития личности дошкольников. Особенно важна роль трудовой деятельности в нравственном воспитании. В труде воспитываются устойчивость поведения, дисциплинированность, самостоятельность, развивается инициатива, умение преодолевать трудности, стремление хорошо выполнять работу. Труд объединяет детей, в совместном труде формируются первоначальные навыки работы в коллективе — умение сообща и дружно работать, помогать друг другу в работе. Вот и наши воспитанники с удовольствием помогают взрослым в благоустройстве территории.
-
Музыка дөньясына сәяхәт 23.05.2017

Бүген безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик матур музыкаль кичә карадылар. Кичәдә балалар күп төрле музыка уен кораллары: курай, кубыз, гармуннар, барабаннар белән таныштылар. Гармунда татар халык көйләрен уйнаганда малайларыбыз сикереп биеп тә алдылар, халкыбызның онытылмас "Туган тел " җырын да күмәкләп бик теләп башкардылар. Кыскасы, күңелләрдә җылы тәэсир калдыра торган матур кичә булды бу. Без аны "Музыка дөньясына сәяхәт " дип атадык.
-
Родительские собрания групп 22.05.2017

С целью повышения педагогической культуры родителей и вовлечения деятельностью ДОУ с 18 мая по 22 мая проходят родительские собрания групп.
-
Лауреат Междунородного конкурса "Җырлы- моңлы балачак" 22.05.2017

Наша звезда Лауреат Международного конкурса "Җырлы- моңлы балачак" ( музыкальный руководитель Кашшапова А.М.).
-
Горурланып кайттык! 19.05.2017

18 нче май “Бөтендөнья музейлар көне “ буларак билгеләп үтелде. Үзебезнең районыбыз тарихы, аннан чыккан атаклы мәгърифәтчеләр, язучылар белән тирәннәнрәк танышу максатыннан, без дә үзебезнең балалар бакчасы коллективы педагоглары белән “Әдәбият һәм сәнгать “, "Казан Арты” тарихи- этнографик музеена экскурсия оештырдык. Арча районы халкы, татар милләте кичергән фаҗигалар, милли горурлыгыбыз булып саналган сәхифәләр, күңелләрне кузгатырдай экспонатлар белән танышу безнең өчен бик файдалы булды. Безнең күңелләрдә Арча төбәгенән чыккан язучылар, мәгърифәт нуры чәчүчеләр, артистлар, сәнгать әһелләренең искиткеч күп булуына горурлану хисләре уянды. Коллектив исеменнән, бай мәгълүмат биргән музей хезмәткәрләренә, аеруча Шәфигулла Зәйнулловичка зур рәхмәт хисләребезне белдерәбез.
-
Конкурс чтецов "Юный полиглот" 19.05.2017

Сегодня наши воспитанники приняли участие в районном конкурсе чтецов "Юный полиглот". Честь нашего детского сада представили Хасанова Виталина и Исмагилова Амелия, которые привезли нам дипломы второй и третьей степени. Мы очень гордимся нашими воспитанниками.







