МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
Телефон: | +78436635042 |
E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 педагогов |
-
Үзешчән шагыйрә Абдуллина Дилә Вансит кызы белән очрашу 21.02.2025
Буген бакчабызда 21 февраль - Халыкара Туган тел коне узенчэлекле булып узды. Бакчабызга кунакка Арча шәһәре Үзәк китапханә каршында эшләп килүче Каурый каләм берләшмәсе җитәкчесе үзешчән шагыйрә Абдуллина Дилә Вансит кызы белән очрашу булып узды. Кичәдә балалар шагыйрәнең матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Тәрбиячеләребез туган тел, ватан, дуслык, ярату турында шигырьләрен укыдылар. Әлеге кичә бик җылы, күтәренке кәефтә үтте.
-
"Татар һәм рус халык әкиятләре" буенча рәсем конкурсы 19.02.2025
Халыкара туган тел кысаларында бакчабызда төрле матур һәм кызыклы чаралар булып тора.Балалар белән татар халык әкиятләрен укыйбыз, сәхнәләштерәбез.Сабыйлар яраткан әкиятләрен "Татар һәм рус халык әкиятләре" рәсем конкурсына ясап та килделәр.Сезнең хозурга әлеге конкурска килгән эшләрне тәкъдим итәбез.Конкурста катнашучы барлык балаларга һәм әти- әниләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбе -
"Муса Җәлил- халкымның улы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе 18.02.2025
14 февраль көнне бакчабызда "Муса Җәлил- халкымның улы" дип аталган бәйрәм булып узды.Бәйрәмдә балалар М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр һәм сәхнәләштереп күрсәттеләр.Музыка җитәкчесе Зәринә Ришатовна җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары белән "Киек каз юлы" биюен тамашачылар аеруча яратып карадылар.Шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган, әсәрләренә карата ясалган иллюстрацияләр белән тулыландырылган, презентация дә балалар да зур кызыксыну уятты. Бергәләшеп Җәлилчеләрне 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәм балалар күңелендә якты эз калдырып, аларның татар шагыйрьләренә булган белемнәрен тагын да арттырып, җылы тәэсир калдырды.