Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
ЭКОВЕСНА 17.04.2024

Уборка прилегающей территории
#ЭКОВЕСНА -
Шагыйрьне искә алдык 15.04.2024

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алдык.
26.04.1886 - 15.04.1913
Ятимлеге аның - язмыштандыр,
Бөеклеге ләкин - халыктан!
Тукай үзе - халкын үксезлектән
Йолып алыр өчен калыккан! -
"Без Тукайны укыйбыз" акциясенә Кушлавыч мәктәбе укытучылары кушылды.
13.04.2024
"Без Тукайны укыйбыз" акциясенә Кушлавыч мәктәбе укытучылары кушылды.
https://vk.com/public212131492?w=wall-212131492_1154
-
Комонавтика көне 12.04.2024

1961 елның 12 апреле - дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне Советлар Союзы космонавты Юрий Гагарин "Восток - 1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр җир планетасынаң орбитасын әйләнеп чыга. Вакытында илнең космосны яулап алудагы кыю адымын мәңгеләштерү максатыннан бу тарихи дата Космонавтика көне дип билгеләнеп үтә башлый. Шул уңайдан мәктәбебездә күп чаралар үткәрелде. Укучыларга “Гагарин: Первый в космосе “ дигән фильм күрсәтелде. “Движение первых” оешмасы укучылары космоска багышланган квест үткәрделәр, стендгазета чыгардылар.
-
Экология икеайлыгы башланды 10.04.2024

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Без дә әлеге айлыкта катнашабыз.
Бүген өлкән сыйныф укучылары белән "Чүп – табигатьнең дошманы!" дигән темага экологик сәгать үтте.
Чараның максаты-балаларның кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларны табигатьне саклау чараларында катнашу теләген уяту. Бүгенге тәрбия сәгатендә шулай ук калдыкларны икенчел чималга әйләндерү максатыннан, аларны аерым җыю мәсьәләләре турында сөйләштек, интерактив уеннар уйнадык. -
"Гомерләрнең кадерен белик 09.04.2024

Мәктәбебез укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләрен гел өйрәтеп, исләренә төшереп торабыз. Аларны алдан кисәтмәсән, профилактик чаралар уткәрмәсән, кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.
Буген дэ укучылар белән “Цени свою жизнь” дигән темада суицид үз-үзеңә кул салу очыракларын булдырмау өчен әңгәмә булдырдык. Нинди генә авыр хәл килеп чыкса да аннан чыгу юлы бар икәнен әйтеп, видеоматериаллар карап, гомернен бик кадерле булуы, анын бер генә бирелуен, кисәк уйланылмаган адымнар ясамаска кирәклеген аңлаттык. -
"Светафор" хәрәкәте уеннары 06.04.2024

Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды – ул юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен оештыруда ярдәм итүче, үз мәктәп укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаучы укучыларның иҗади берләшмәсе. Безнең мәктәптә ЮИД «Светофор» отряды эшләп килә. Бу отрядта мәктәбебезнең кечкенә сыйныф укучылары шөгыльләнә. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үзләре генә өйрәнеп калмыйча, төрле чараларда катнашып, яшьтәшләренә дә, үзләреннән кечкенә булган малай-кызларга да кагыйдәләрне искәртеп, кызыклы да, файдалы да эшләр башкаралар. Күңелле итеп уйнап, ял да итеп алалар.
-
4 нче чиреккә аяк бастык 01.04.2024

Быелгы уку елының соңгы чирегенә аяк бастык. Бүгенге мөһим
сөйләшүләр, класс сәгатләре «Россия-сәламәт держава»
темасына багышлап үткәрелде.
Сәламәтлек төп кыйммәт, чөнки ул кешегә тулы тормыш
алып барырга, максатларга ирешергә үз һөнәреңне
тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Сәламәтлеккә тәэсир
итүче факторларны аңлау, кешегә сәламәт яшәү рәвеше
алып барырга ярдәм итә. Физик һәм психологик
аспектларны үз эченә алган кеше сәламәтлегенең
кыйммәтен аңлау, аңа тормыштагы стресслы ситуацияләрне
уңышлы җиңәргә мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне анализлау
осталыгы, башка кешеләргә карата кызгану, уңышлы
булырга ярдәм итә, җәмгыятьтә үз урынын табарга булыша.
Кешегә, сәламәтлек үзе өчен генә түгел, бөтен милләте өчен
мөһим. -
Парламент дәресе 29.03.2024

Бүген мәктәптә “Киләчәкне сайлыйбыз!” (“Выбираем будущее!”) темасы астында Парламент дәресе үтте. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланды. Бу дәрескә Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинур кызы Мөхәммәтгалиева да килде. Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Алда безнең ил өчен мөһим вакыйга, президент сайлаулары үтәчәк. Яшь буынга бу турында тулырак аңлату, үз хокукларын искәртү даими рәвештә кирәк.
-
Язгы каникуллар җитте! 22.03.2024

Мәктәпләрдә иң озын чирек ахыры якынлаша. 23 марттан укучылар каникулга чыга һәм ул 31 мартка кадәр дәвам итә. Шул уңайдан инструкция үткәрдек. Юлларда, елга буйларында сак булырга кирәклекне аңлаттык. Шырпы белән уйнамаска, таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска кирәклеген искәрттек. Каникулларыбыз хәвеф-хәтәрсез үтсен иде.













