Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
“Орленок-лидер” 22.10.2024

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары “Орленок-лидер” трегын йомгаклау чарасы булды. Ул “Беренчеләр хәрәкәте” председателе Минһаҗева Зәлинә катнашында узды. Зәлинә укучыларны үзе белән якыннан таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирде. “Беренчеләр хәрәкәте” эшчәнлеген чагылдырган төрле видеороликлар күрсәтте. Ахырдан “Смешарики” мультфильмыннан “Кордебалет” сериясен карадык. Әлеге мультфильм аркылы лидер, лидерлык сыйфатлары турында әңгәмә уздырдык.
-
Әтиләр көне белән! 20.10.2024

Әтиләр көне белән! Әтиле кеше - бәхетле кеше ул. Гаиләнең терәге, яклаучысы, саклаучысы ул әти.
Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән, диелә.
Без моңарчы менә шулай рәсми рәвештә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен генә бәйрәм итә идек бит. Ә әтиләргә рәхмәтләребезне ирештерә торган махсус көн юк иде.
Әтиләр көненә иң зур бүләк, әлбәттә, җылы сүз! Башка вакытта әйтелмәгән, әйтергә тартынган сүзләрне җиткерү! -
Засветись 18.10.2024

Бүген укучыларның яктылык кайтаргыч элементларын тикшердек. Тәрбия сәгатьләрендә һәрвакыт укучыларга яктырткыч элементларның ни өчен, кайчан һәм кая тагарга кирәклеге турында әйтелеп тора. Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр еш булып тора. Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр, һәлак булалар. Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак. Яктылык кайтаргычлар киемнәребездә күбрәк булган саен транспорт чарасын йөртүче өчен аеруча әйбәт булуын укучыларыбыз онытмасыннар иде.
-
Көзге мәрхәмәтлек атнасы 17.10.2024

Көзге игелек атнасы - ул көзге чорда әйләнә-тирәдәге кешеләргә игелекле гамәлләр һәм игътибарны пропагандалау булып тора. Бу атнада кешеләр дөньяны яхшырак итү өчен көн саен ниндидер яхшылык эшләргә чакырыла. Бу акциянең тагын бер юнәлеше– экологик: территорияләрне җыештыру, агачлар һәм куаклар утырту. Бүген Камилә сыйныфташлары һәм дуслары белән авылыбыз клубы ишек алдында урнашкан «Ана» һәйкәле янына бардылар, территориясен тәртипкә китереп, корыган яфрак һәм чәчәкләрне җыеп алдылар.
-
Көзге кросс 16.10.2024

Районыбыз стадионында 12 нче октябрь көнне мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча көзге кросс үткәрелде. Әлеге ярыш укучыларнын сәламәтлеген ныгытуны өндәү, патриотик тәрбия бируне һәм районыбызда җиңел атлетиканы популярлаштыруны максат итеп куйды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашып, узләренен класс категорияләренә кергән дистанцияне уңышлы гына йөгереп үттеләр. Ел саен уткәрелә торган ярышта киләсе елда да ныклабырак әзерләнеп, эйбэт нәтиҗэ курсәтерлек итеп катнашырбыз дигән фикер булдырдык.
-
«Көнкүреш калдыкларын аерып җыю һәм эшкәртү» 11.10.2024

2024 елның 30 сентябреннән 14 октябренә кадәр бөтен республика буенча узачак «Көзге яхшылык атнасы» акциясе башланып китте. Ул Татарстан Республикасында ирекле волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядә ел саен бик теләп катнашалар. Бүген 9 сыйныф укучысы Зәлинә үзенең дуслары һәм сыйныфташлары өчен «Көнкүреш калдыкларын аерып җыю һәм эшкәртү» темасына дәрес үткәрде. Туган ягыбызның табигатен, үзебез яшәгән җирнең чисталыгын саклау турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Һәркөн игелекле гамәлләр кылыйк, изге эшләр башкарыйк, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булыйк.
#добрыйтатарстан #осенняянеделядобра -
Осенняя неделя добра 10.10.2024

Акция "Забота", посвященная месячнику Дня пожилого человека.
#Осенняя неделя добра
#будь полезным -
«Территорияне яшелләндерү» акциясе 09.10.2024

Агач утырту-җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары «Территорияне яшелләндерү» акциясе кысаларында агач утыртуда катнаштылар.Балалар агачлар утыртуда: чокыр казырга, агач үсентеләрен чокырга салырга, җир салырга, су сибүне үзләштерде. Шулай итеп, без утырткан агачлар һичшиксез, елның теләсә кайсы вакытында бизәк булачак. -
Разговор о важном 07.10.2024

2024 елның 7 нче октяберендә, мәктәпләрдә мөһим
сөйләшүләр, класс сәгатләре « Россиянең легендалары »
темасына багышлап үткәрелде. Дәреснең максаты:
укучыларга, фольклорны, мәдәни мирас, халыкның тарихи
хәтере буларак аңлауга китерү, тәнкыйди фикерләү
күнекмәләрен үстерү һәм мәгълүматны анализлый белү,
укучыларның тормышта мәгълүматның әһәмияте турында
күзаллауларын киңәйтү, аны алуның ышанычлы
чыганакларыннан файдалану, үз илеңә карата мәхәббәт хисе
тәрбияләү булды. Формалашучы кыйммәтләр: патриотизм.
Ил тарихын белү, тарихи хәтерне саклау – безнең
һәрберебез өчен мөһим бурыч булып тора. Ул көчле, бәйсез,
ачык һәм дустанә Россиягә объектив караш тәрбияләргә
ярдәм итә. -
«БумБатл» 07.10.2024

Стартовал новый сезон «БумБатла» – масштабной экоакции, к которой присоединился и Татарстан.
Это всероссийский проект в поддержку нацпроекта «Экология».
Собираем макулатуру, спасаем деревья и делаем нашу республику лучше! Принять участие в акции могут все желающие.
По итогам акции чемпионы бумажной битвы получат дипломы и ценные призы
Как принять участие? Всё просто – читайте правила в карточках ниже и присоединяйтесь!
Установим вместе новый рекорд по сбору макулатуры?













