Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Укытучылар көне 05.10.2024

Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияровның бәйрәм котлавы!
-
Укытучылар көне 04.10.2024

1994 елдан бирле 100 дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Дөньякүләм укытучылар көне — барлык укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көнне укытучыларның укыту барышындагы ролен һәм хезмәтен, шулай ук җәмгыять үсешенә керткән өлешен билгеләп үтәләр.
Клуб мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы укытучыларга укучылар белән берлектә “45 минут” исемле кызыклы әдәби кичә үткәрде. Балалар бакчасы мөдире Равилә Гадил кызы балаларның нәни куллары белән ясалган рәсемнәрен, ручкалар бүләк итте. Укытучылар коллективына бәйрәм ясаганнары өчен бик зур рәхмәт аларга!
Кадерле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез. Көннәрегез якты һәм игелекле булсын! -
День учителя 03.10.2024

Впереди особенный день – День учителя! Педагогов Татарстана поздравил Рустам Минниханов

«Сердечно поздравляю вас с одним из самых добрых и светлых праздников – Днем учителя! Ваша профессия во все времена считалась одной из наиболее важных и почетных», – отметил Раис республики.
Читайте поздравление – в наших карточках
К поздравлению можете присоединиться и вы! Пишите теплые слова учителям, делитесь воспоминаниями о своих наставниках под этим постом. Пусть этот день будет полон добрых слов и улыбок!
-
Өлкәннәр көне белән! 02.10.2024

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Менә шушы уңайдан без үзебезгә кунакка укучыларның әби-бабайларын, дәү әни-дәү әтиләрен чакырдык. Балалар үзләренең рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен шигырь һәм җырлар, матур биюләр аша җиткерделәр, ярату билгесе итеп, үз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырдылар. -
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2024

Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез кояшлы булсын, сәламәт яшәгез, бәхетле картлык кичерегез.
-
День воссоединения Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, Запорожской области и Херсонской области с Российской Федерацией. 30.09.2024

30 сентября отмечается значимая дата в истории нашей страны – День воссоединения Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, Запорожской области и Херсонской области с Российской Федерацией.
Для каждого жителя исторических территорий 30 сентября – это праздничный день, потому что он подарил надежду на мир, порядок и веру в будущее. Каждый житель понимает важность значения этого исторического шага.
Сегодня ученики присоединились к Всероссийской акции "Сила единства", а в ходе тематической беседы "Вместе навсегда", поговорили о важности присоединения новых республик к России, обсудили вопросы, о том, как важно быть единым целым, помогая друг другу в любых обстоятельствах, строя вместе будущее.
30 сентябрь - Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшүе көне. Әлеге истәлекле датаны кертү турындагы карарны ил Президенты Владимир Путин кабул итте. Вакыйга 2022 елның 30 сентябрендә Россия составына яңа төбәкләр кабул итү турындагы шартнамәләргә кул куюга туры килә. Яңа төбәкләрнең Россия белән кушылу көне - азатлык һәм гаделлек символы.
Яңа регионнарда яшәүчеләр һәрвакыт үзләрен Россия белән ассоциацияләделәр һәм бүген аларның яңадан безнең белән бергә булуы – бу тарихи гаделлекне торгызу. Халык шәхси каһарманлык, ватанпәрвәрлек һәм ныклык үрнәген күрсәтә. Яңа регионнарда яшәүчеләр, һәрьяклап ярдәм алып, зур суверен ил тормышына кушылдылар. Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье – һәрвакыт Россиянең аерылгысыз өлеше булды. Анда һәрвакыт рус телендә сөйләштеләр, рус китапларын укыдылар һәм яздылар, рус тарихын һәм мәдәниятен укыдылар. Алар - безнең тарихыбызның бер өлеше, безнең уртак горурлыгыбыз.
Татарстан Республикасы алгы сызыкта ватандашларыбызга, шулай ук безнең шефлыкка алынган шәһәрләр - Лисичанск һәм Рубежноега актив ярдәм күрсәтә. Безнең район да әлеге эштә читтә калмый. -
Туган телем сагында - Сөмбелә бәйрәме 28.09.2024

Сөмбелә — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.
Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны Cөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаган тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.
Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.
Бүген Кушлавыч клубында без дә әлеге матур йола бәйрәмен үткәрдек. -
Тәрбиячеләр көне 27.09.2024

27 сентябрь – тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан башлангчыч класс укучылары Яраткан тәрбиячеләре Равилә Гадил кызын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Тәрбияче – гаять мөһим һәм җаваплы һөнәр. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Равилә Гадил кызына киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Туган телем сагында 26.09.2024

"Туган телем сагында" атналыгы кысаларында балалар бакчасында "Куянкайда кунакта" дип исемләнгән чара үтте. "Бармак уеннары", сөйләм телен үстерү күнекмәләре буенча уеннар уйнадык.
-
Юл иминлеге көндәлеге тапшырылды 25.09.2024

Бүген мәктәбебезнең бишенче сыйныф укучыларына “Укучының иминлек көндәлеге” тапшырылды. Әлеге көндәлектә юл йөрү кагыйдәләрен ныклап үзләштерү өчен кызыклы биремнәр тупланган. Аларны эшләргә, нәтиҗәсен sakla.ru. юл хәрәкәте иминлеге порталына җибәреп, төрле призлар отарга мөмкин. Ә иң мөһим призны һәркем алачак - чөнки юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беләчәк! Укучыларга юл белемен өйрәнүдә уңышлар юлдаш булсын!













