Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Агач утырту 29.04.2022

Агач утырту – изге эш. Һәркем үзе яшәгән төбәген матурландырырга, яшелләндерергә омтыла. Укучыларыбыз да агач утырту акциясендә бик теләп катнаштылар.
-
Шахмат ярышында 29.04.2022

29 нчы апрель көнне Ашытбаш мәктәбендә уздырылган зона буенча шахмат ярышында катнашып, 9 класс укучысы Абдуллин И.Р. 1 урынны яулады. Котлыйбыз.
-
«Весенняя Неделя Добра» 27.04.2022

#весеняянеделядобра #ДобрыйТатарстан #ТвориДобро #Арск #арча #Арскийрайон #МИНЕМРДШ #РДШРТ #волонтерыпобедытатарстан #ВолонтерыПобеды #воспитательнаяработаРТ #vospitatelnaya_rabota_arsk
В рамках благотворительной акции «Весенняя Неделя Добра» сегодня в нашей школе состоялся традиционный весенний субботник.
-
«Урок Цифры» 27.04.2022

Сегодня провели «Урок Цифры» по теме «Искусственный интеллект». Ученики узнали об искусственном интеллекте, об основоположнике Алан Тьюринге, об машинном обучении, об облостях применяющий искусственный интеллект, об виртуалных личных помощниках и т.д.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2022

Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту, шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү, Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары класс сәгатендә шагыйрьнең ижатын һәм тормыш юлын тагын бер кат искә төшерделәр. Балалар өчен язылган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Өйдә әкиятләре буенча рәсемнәр ясап алып килделәр. Тәнәфесләрдә музыкаль әсәрләр тыңлау, мультфильмнарын карау оештырылды.
-
“Кечкенә Апушның тылсымлы төшләре” 26.04.2022

Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 136 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә “Кечкенә Апушның тылсымлы төшләре” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Укучыларыбыз шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен сәнгатьле укыдылар, шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.
-
“Тамчы-шоу” 26.04.2022

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 136 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш -Габдулла - мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.
Бүген мәктәптә шагыйрьнең туган көн бәйрәме уңаеннан “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрдек. Уенда 8-9 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын белү буена көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, “Җилкән” командасы I урынга, “Тукай оныклары” командасы II урынга лаек булды. Әфәрин, укучылар!
-
Дәүләт флагларын тантаналы күтәрү 25.04.2022

Мәктәбебез коллективы бу уку атнасын РФ, РТ дәүләт флагларын тантаналы күтәрү һәм дәүләт гимннарын күмәк җырлау белән башланды.
-
«Җиңүнең яшь геройлары» бәйгесенең мәктәп этабы 21.04.2022

«Җиңүнең яшь геройлары» бәйгесенең мәктәп этабы үтте. 8 класс укучылары райондаш язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм җиңү яуладылар.
- Ссылка на онлайн-урок П.А.Столыпин 5,6, 9 кл 21.04.2022
















