Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Инструктажлар үткәрелде 30.05.2022

Укучылар белән "Җәйге каникул чоры өчен куркынычсызлык кагыйдәләре" буенча инструктажлар үткәрелде.
-
Дуслык учагы. 30.05.2022

Без мәктәбебез белән Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районы, Сәрдәял мәктәбе укучылары инде күп еллар тыгыз элемтәдә торабыз. Ел саен 19 май, Пионер туган көнне, алар белән очрашып, дуслык учагы яндырабыз. Дуслык учагын бер елны үзебезнең мәктәптә яндырабыз, икенче елны ул Мари –Төрек районында үтә. Быел бу истәлекле вакыйга күрше мәктәптә үткәрелде.
-
Туризм турслетында 28.05.2022

Туризм турслетында катнаштык. 2 көнгә сузылган Үрнәк авыл җирлегендә үткәрелгән турслет походы бик күңелле үтте. Команда тулы составта бик нәтиҗәле итеп чыгыш ясады. Оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Ата-аналар җыелешы үткәрелде. 28.05.2022

2021-2022 нче уку елын тәмамлау уңаеннан мәктәбебездә ата-аналар җыелешы үткәрелде. Уку елына нәтиҗәләр ясалды, җәйге каникул чоры өчен укучылар үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
“Счастливый случай” 27.05.2022

Учащихся 5 и 7 классов в составе команд соревновались в интеллектуальной игре по русскому языку и литературе “Счастливый случай”. Дети представляли свои команды, Отвечали на вопросы, Задавали друг- другу вопросы, подготовленные заранее. Отгадывали шарады. Игры «Тёмная лошадка», «Гонка за лидером», «Фразеологический зверинец» понравились учащимся. В итоге победила «ДРУЖБА».
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 24.05.2022

Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Тырыш, тәртипле 3 укучыбыз Носы төп мәктәбендә дә сынатмаслар дип ышанып калабыз. Хәерле юл сезгә, укучылар.
-
Соңгы кыңгырау. 24.05.2022

Бүген мәктәбебезнең кадерле 5 укучысына соңгы кыңгырау шалтырады. Аларга киләчәктә уңышлар, бәхет, сәламәтлек теләп калабыз.
Кадерле, 9нчы сыйныф укучылары!
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле Юл сезгә, укучылар -
Калабыз без шушы теләктә.
-
«ТАТАR СҮЗЕ — 2022» 21.05.2022

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ярдәме белән оештырылган татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ — 2022» халыкара бәйгесендә безнең мәктәп укучылары да, укытучылары да актив катнашты. Алар бәйгедә татар телендә шигырьләр, мәсәл һәм проза әсәрләре укуда көч сынашты һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
19 май – Пионер туган көн. 19.05.2022

Бу көнне өлкән яшьтәге урта буын кешеләре пионер яшьлекләрен искә төшерәләр. Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә. Алар 70 ел хәрәкәттә була. Инде пионерия бетерелүгә 30 ел тулса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары һәм речевкалары, барабан һәм быргы тавышлары, өч буынның бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана. Шунысы факт, Татарстанда беркайчан да балалар оешмалары яшәүдән туктамады. Пионерлар хәрәкәте юкка чыккач, аңа алмашка "Татарстан варислары" оешмасы барлыкка килде. Теләгән бала 4 нчедән алып 7нче сыйныфка кадәр шушы хәкәрәкткә кушыла ала. Берлекнең максаты балаларда рухи кыйммәтләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Пионер оешмасының 100 еллыгына мәктәбебездә әңгәмәләр, викториналар уздырылды. Укучылар пионер оешмасының тарихы, атрибутлары, җырлары һәм речевкалары белән таныштылар.
-
«Урок Цифры» 17.05.2022

Сегодня в школе провели «Урок Цифры» по теме «Виртуальная и дополненная реальность». Ученики узнали об основных понятиях и различиях виртуальной и дополненной реальности, о разнообразии применения технологий AR и VR и принципах работы VR/AR-устройств, изучили историю появления виртуальной реальности.
#ОбразованиеАрск #ВоспитаниеАрск #УрокЦифрыАрск
















