Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” X районара фәнни-гамәли конференциясе 19.04.2023

“С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе” базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” X районара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. 8 класс укучысы Әхмәтова А. Һәм 4 класс укучысы Абдуллин К. фәнни-эзләнү эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
X межрайонная научно-практическая конференция “Бәхет биргән туган җирем” имени Р.У.Халитова.
На базе Новокинерской средней школы имени С.З.Габдрахмановой прошла X межрайонная научно-практическая конференция “Бәхет биргән туган җирем” имени Р.У.Халитова. Ученица 8 класса Ахметова А. и ученик 4 класса Абдуллин К. успешно выступили научно-исследовательской работой. Поздравляем наших учащихся и желаем творческих успехов.
-
Яхшылыгың артсын! 18.04.2023

Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Без дә бу теләкләрне исебездә калдырырга, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тиешбез. Без, укучылар, бигрәк тә яхшылыклар эшләүне арттырырга тиешбез. Өлкән кешеләргә ярдәм итү, булышу, ихтирам итү безнең изге бурычыбыз. Бу атнада мәктәбебездә психология атналыгына старт бирелде. Һәм атналыкның беренче көне итеп Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән бер - береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булу, кешелеклелек сыйфатларын арттыру максатыннан уен формасында күңелле генә чара уздырдык. Укучыларга “Назлы сәлам”, “Йөзүче яфрак”, “Серле йомгак” уеннары аеруча ошады.
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә, -
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә.
-
Психология атналыгы кысаларында 18.04.2023

Бүген, Психология атналыгы кысаларында, 1-4 сыйныф укучылары арасында укучыларның стресска чыдамлыгын һәм үз-үзен көйләү күнекмәләрен үстерү дәресе узды. "Үз-үзеңне көйләүчеләр" уен дәресе балаларга үз-үзләрен көйләү һәм шәхси ресурсларны активлаштыру ысулларын үзләштерү нигезендә психик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итте. “Тылсымлы карандаш”, “Игътибарлы аҗдаһа” уеннары балаларга бик ошады.
-
Культурно-образовательный проект «Наука и мы в калейдоскопе культур» 17.04.2023

13 апреля на базе Арского педагогического колледжа им.Г.Тукая прошли мероприятия культурно-образовательного проекта «Наука и мы в калейдоскопе культур», посвященные Году педагога и наставника в Российской Федерации и Году национальных культур и традиций в Республике Татарстан. В практическом семинаре для учителей иностранного языка образовательных организаций РТ участвовала учительница иностранных языков Муртазина Ф.С. В межрайонной научно-практической конференции «Наука и мы» для студентов и школьников муниципальных районов РТ, посвященная Году педагога и наставника в Российской Федерации, успешно выступили учащиеся 8 классов Ахметова А.И. и Ногманова А.Д. Поздравляем наших учащихся и желаем творческих успехов.
-
Тренинговое занятие «Разные и прекрасные» 17.04.2023

В рамках недели психологии, с целью формирования представления у обучающихся уникальности и ценности каждой личности; развития и укрепления понятия самоценности; формирования уважения к окружающим в 9 классе было проведено тренинговое занятие «Разные и прекрасные». В тренингом занятии учащиеся выполняли разные упражнения, предложенные классным руководителем Абдуллиной Э.В.
-
Авыру сорап килми! 15.04.2023

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән чираттагы класс сәгатендә фельдшер Сафина Л. туберкулез һәм аны булдырмый калу чаралары турында әңгәмә үткәрде.Туберкулез – Җирдә үлемгә китерә торган йогышлы 10 чирнең берсе. Туберкулездан үлүчеләр саны башка йогышлы авырулардан үлүчеләрнең гомуми саныннан да артыграк. Туберкулезны иртә ачыклап, тизрәк дәваларга кирәк. Балаларда ел саен Манту ысулы белән туберкулезны ачыклап була. Ә икенче юлы – туберкулезга каршы БЦЖ прививкасы. Ул бала тудыру йортында ясала һәм аннан соң 7 -14 яшьтә ике ревакцинация ясала. Бу прививкалар авырту очрагын 7 – 12 тапкырга киметә. Туберкулез озак еллар дәверендә бара. Шуңа күрә бу йогышлы чирдән үзеңне сакларга кирәк:
Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга.
Яхшы сыйфатлы ризык белән тукланырга.
Спорт белән шөгельләнергә.
Саф һавада йөрергә.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.
Туберкулезга каршы прививка ясатырга.
-
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. 15.04.2023

Туберкулез – Җирдә үлемгә китерә торган йогышлы 10 чирнең берсе. Класс җитәкчеләре “Туберкулезны булдырмыйк” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Тәрбия сәгате барышында видеоматериаллар карадылар, анкета үткәрелде.
-
Химия-биология атналыгы кысаларында 14.04.2023

Химия-биология атналыгы кысаларында 5-7 сыйныфларда сәламәтлек сәгатьләре үтте. Әңгәмә барышында укучыларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре аңлатылды. Сәламәтлекне саклау юллары аңлатылды.
-
Ачык дәрес 13.04.2023

Бүген химия – биология атналыгы кысаларында 8 нче классларда химиядән ачык дәрес үткәрелде.
-
12 апрель – Космонавтика көне. 12.04.2023

Бу уңайдан, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста укучылар актив катнаштылар.
















