Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Мин Тукайны яттан беләм" 11.04.2023

3 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Н. "Мин Тукайны яттан беләм" әдәби марафонына кушылды.
#әдәбимарафон.
-
Профориентация эше 10.04.2023

Киләчәк һөнәреңне сайлау – һәркем тормышында мөһим адым. Мәктәпнең 9 нчы класс укучылары «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе укытучылары белән очраштылар. Укучылар училищеда алырга мөмкин булган һөнәрләр һәм белгечлекләр белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Язгы өмә дәвам итә. 08.04.2023

8 нче апрель көнне мәктәбебездә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашында язгы өмә үткәрелде. Мәктәпнең капка төбе, койма кырыйлары себерелде. Балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгында кипкән үләннәр, көздән калган яфраклар тырмаланды. Мәйданчыклар тирәсендәге чүпләр җыелды.
-
Сәламәтлек-иң зур байлык. 07.04.2023

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү максатыннан, 5-9 нчы сыйныфларда “Сәламәтлек-иң зур байлык” дигән темага тәрбия сәгатьләре узды. Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында аңлатылды. Сәламәтлек өчен чисталыкның, көндәлек режимның, дөрес туклануның, спорт белән дус булуның кирәклеге әйтелде.
-
«Космонавтика көненә поделка конкурсы» 07.04.2023

12 нче апрель Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без укучылар белән поделка конкурсы игълан иттек. Һәр укучы үзенең фантазиясен эшкә җигеп поделка ясап килде. Укучылар һәр бәйрәмне конкурсларны көтеп алалар һәм бик теләп катнашалар.
-
Экологик айлык 07.04.2023

Экологик айлык кысаларында Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары һәйкәл янын чистарттылар.
-
“Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул!” 06.04.2023

6 нчы апрель көнне Носы төп мәктәбендә “Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул!” дигән класс сәгате үткәрелде. 1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "ах" итте. Шушы истәлекле көн уңаеннан, “Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул!” дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтелде, космонавтика белән бәйле җырларны тынладылар, Юрий Гагаринның космостан һәм Кызыл мәйданда сөйләгән тавышын ишеттеләр. Укычылар космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр.
-
Өмәдә. 06.04.2023

Яз җитү белән бар табигать уяна. Кошлар кайта, агачлар бөреләнә, карлар эри. Кар эрү белән тирә-ягыбызда чүп-чарлар да чыга. Без дә укучылар белән язгы өмәгә чыктык. Тирә - ягыбызны чүп-чарлардан чистарттык.
-
Котлыйбыз! 06.04.2023

2023 нче ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Күпмилләтле дәүләттә милли йолалар һәм бәйрәмнәр” дип исемләнгән татар видеороликлары бәйгесендә мәктәбебез укучылары актив катнаштылар. Район күләмендә үткәрелгән бу бәйгедә 6 нчы класс укучылары Николаева Р. һәм Самигуллина И. (җитәкчеләре Абдуллина Э.В.) Гран-при яуладылар. Әфәрин, укучылар!
-
"Космик стартлар" 05.04.2023

5 апрель көнне Носы төп мәктәбендә "Космик стартлар"дип исемләнгән уен программасы булып узды. Уен программасы вакытында балалар космос, йолдызлар, космонавт, ракеталар турында бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр."Ракетаны космоска җибәрү", "космоска чыгу" һ.б. төрле уеннар уйнадылар. Кызыклы итеп космонавтика темасына рәсем ясадылар. Соңыннан үзләре космонавтларның фотосурәтләре һәм рәсемнәре белән стенд ясадылар.
















