Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Сәламәтлек көне 09.09.2023

Бүген мәктәбебездә сәламәтлек көне булып үтте. Укучылар үзләренең сәламәтлекләрен ныгытуга төрле күнегүләр башкардылар.
-
"Терроризм - җәмгыятькә янау" дигән темага тәрбия сәгате үтте. 08.09.2023

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шулай ук, мисаллар рәвешендә, көндәлек тормышта укучылар белән була алган берничә куркыныч ситуацияне карап чыктылар.
-
Мактау грамотасы 07.09.2023

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә уңышлары өчен Фирая Салиховна, Лена Ильясова Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби Комиссариатның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 07.09.2023

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эш итү тәртибен ныгыту максатыннан, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә эвакуация үтте. Анда барлык балалар, укытучылар катнашты.
-
Учебная эвакуация 06.09.2023

В рамках месячника «Экстремизму – Нет!» в школе проведена учебная эвакуация. В эвакуации приняли участие все учащиеся школы, учителя и технический персонал.
-
Мәктәптә балалар куркынычсызлыгы айлыгы. 04.09.2023

Мәктәптә балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Шул уңайдан классларда тәрбия сәгатьләре үтте. Укучыларга барлык төр куркынычсызлык кагыйдәләре кабат аңлатылды. Юл йөрү кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча викторина булды. Яктылык кайтаручы элементлар һәр укучыда булырга тиешлеккә басым ясалды.
-
“Без тынычлык яклы” 04.09.2023

2 сентябрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән класс сәгате үт кәрделәр. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү, бер-береңә хөрмәт, ярдәм күрсәтү, конфликтсыз яши белү кебек сорауларга җавап табу максатыннан үтте бу чара.Тынычлык ул - сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве, хезмәттән ямь һәм тәм табып сөенүе. Безнең өчен тынычлык - иң кадерле, иң изге, иң газиз сүз.
-
Бүген - Белем бәйрәме, кулда чәчәк бәйләме 01.09.2023

Бүген Носы төп гомуми белем мәктәбендә Белем бәйрәме — беренче кыңгырау бәйрәме булды. 9 класс укучылары өчен бу бәйрәм аеруча истәлекле, чөнки алар өчен безнең мәктәбебездә соңгы уку елы башланды. Мәктәп директоры Вәсим Хәмитович, Арча районы “Движение первых” җитәкчесе Ильина Лия Юрьевна, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Мөнирә Габделхаевна, “Северный” күмәк хуҗалыгының баш хисапчысы Лида Константиновна, мәктәбебезнең укыту һәм тәрбия эшләре җитәкчесе Гөлшат Камилевна, әти-әниләр укучыларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Мәктәбебезнең матур бәйрәменә гомерләрен балалар тәрбияләүгә биргән педагогик хезмәт ветераннары, хөрмәтле укытучылар, мәктәбебездә эшләп, шушы белем сараеннан лаеклы ялга киткән коллегаларыбыз да килделәр. Флёра Нурмухаметовна мәктәбебездә озак еллар хезмәт итте. Укучыларны биология фәне серләренә төшендерде. Балаларның хәленә керә белүче класс җитәкчесе дә ул. Укучылары әле дә аны яратып искә алалар. Флёра Нурмухаметовна балаларга чын күңелдән изге теләкләрен юллады. Шулай ук Әнисә Хасановна рус теле һәм әдәбияты фәнен укытты. Балаларның яраткан класс җитәкчесе дә булды. Наилә Нигъмәтовна балаларны математика серләренә төшендерде. Аның укучылары инде тормышта үз юлларын табып, илебезгә намуслы хезмәт итәләр. Рамза Ибраһимовна татар теле һәм әдәбияты фәнен укытты. Аны укучылары онытмыйлар, һәрчак янына килеп, хәлен беләләр.Сурия Хәнифовна мәктәбебездә балаларның беренче укытучылары булды. Ягымлы, сабыр укытучыбызны укучылары яратып искә алалар. Ветеран укытучыларыбыз булу бәйрәмебезгә ямь өстәде. Аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. 9 класс укучылары да яраткан тәрбиячеләренә һәм укытучыларына, мәктәбебезнең техник хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен матур шигырьләре, җырлары һәм изге теләкләре аша җиткерделәр.
-
Ярминкәдә. 26.08.2023

Бүген мәктәбебез коллективы мәктәпләр ярминкәсендә катнашты.
-
Чәчәк күргәзмәсендә. 26.08.2023

Җиңү паркында "Батырлык ул - рухи матурлык" темасын чагылдыручы чәчәк күргәзмәсе оештырылды. Безнең мәктәп "Геройларның даны мәңгелек" дигән тема белән катнашты.
















