Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
«Созвездие-Йолдызлык» 23.03.2018

Проводится XVIII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства «Созвездие-Йолдызлык». Положение о проведении XVIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2018» размещено на сайте фестиваля (ссылка на сайт http://www.yold.ru/).
-
Нәүрүз! 23.03.2018

Нәүрүз - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа ел, көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме - ул игелек, дуслык бәйрәме. Язгы гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үпкәләрне онытып дуслашалар, күңел ачалар. Бүген безнең мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте. Укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, халкыбызның яраткан уеннарын уйнадылар.
-
Укучыларыбыз «Без бергә» конкурсында катнаштылар. 22.03.2018

21 нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында «Без бергә» конкурсының зона этабы булып узды. Укучыларыбыз әлеге конкурста бик теләп катнаштылар. «Вокал соло» номинациясендә Яруллина Э. Һәм Әхмәтов И., ”Нәфис сүз”номинациясендә Егорова А. уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Чаңгы ярышы. 21.03.2018

20 март көнне безнең мәктәптә чаңгы ярышы булып узды. Ярышта барлык укучылар да актив катнашты. 1 урында VIII класс , 2 урында IX класс, 3 урында VII класс укучылары. Шулай ук иң актив укучылар дип башлангыч класс укучылары арасында Вафин В., зур класслар арасында Миннибаев И, Хлопушин Р. билгеләнде.
-
Толерантлыкка – уен аша. 20.03.2018

Уен-кече яшьтәге балаларның яраткан эшчәнлеге.Уен аша толерантлык, үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләнә.Балалар дөрес аралашырга, бер-берсен аңларга өйрәнәләр.Аларның үз көчләренә ышанычы арта. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларына үзара аралашу уеннары бик ошады. Бергәләшеп уйный башлагач, алар үзләренең төрле-төрле, ләкин бер-берләренә бик нык охшаган булуларын күрделәр. "Это здорово!”, “Исәнмесез”, “Игезәкләр”, “Апплодисментлар”, ”Комплиментлар” уеннары аша укучыларның кәефләре күтәрелде.
-
Шахмат-шашка буенча республика турниры. 19.03.2018

17 нче март көнне Ашытбаш урта мәктәбендә укучылар арасында шахмат-шашка буенча республика турниры узды . Бу уеннарда безнең мәктәптән Абдуллин И, Тухфатуллина Э., Тухфатуллина Д., Хайруллин И. катнаштылар. Уенда катнашучы укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез.
-
Педагог-оештыручылар семинары. 17.03.2018

16 нчы март көнне Сикертән төп мәктәбендә “ Бердәм тәрбия эшчәнлеге формалаштыруда укучылар узидарәсенең роле” исеме астында педагог – оештыручыларның районкүләм семинары булып үтте.Семинарның беренче өлеше мөстәкыйль балалар оешмасы чыгышы белән башланып китте. Икенче өлештә “Беренче театр”спектакленнән өзек карадык, Бөтенроссия тарихи квесты 1941-Заполярье уенын уйнадык, башлангыч класс укучылары әзерләгән “Нәүрүз куренешен карадык. Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Әлеге семинардан күп мәгълүмат һәм җылы тәэсирләр алып кайттык.
-
Экологик марафон. 16.03.2018
“Язгы мәрхәмәтлелек” айлыгы кысаларында экологик марафон үтте. 5-9 класс укучылары арасында экологик агитбригада конкурсы үткәрелде. Укучылар үзләрен борчыган экологик проблемаларны күтәреп чыктылар, аларны чишү юлларын эзләделәр. -
Мавыктыргыч сәяхәт. 15.03.2018

15 нче март көнне ветеран укытучыбыз Ахметзянова Н.Н. 5 нче класс укучылары белән "Математик сәяхәт" темасына класстан тыш чара үткәрде. Мавыктыргыч сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уятты. Ветеран укытучыбызга зур рәхмәт белдерәбез!
-
“Безнең тормышыбызда – су”. 14.03.2018

Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк. Сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый, чөнки син үзең – тормыш,-дигән Антуан де Сент-Экзюпери. Борынгылар суны изгеләштереп караганнар, аның кочагыннан җир,тереклек барлыкка килә дип уйлаганнар. Авылларга, шәһәрләргә нигез салучылар да иң башта су чыганакларын эзләгәннәр - якында эчәргә яраклы су булмаса , иген үстерергә дә, терлек асрарга да уңайсыз булыр иде. Шуңа күрә “Утсыз җиргә учак якма, сусыз җиргә казан асма” диелә халык мәкалендә. Яшәү ямен югалтса да, куанычы булса да, борчу – хәсрәтен онытырга да су янына килгән кеше. Бүген мәктәбебездә “Безнең тормышыбызда – су” дип исемләнгән кичә үтте. Кичә барышында укучылар суның физик һәм химик үзлекләре, әһәмияте, аны саклау юллары турында фикер алыштылар.
















