Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Сәламәтлек темасына китапчык. 07.04.2018

4 нче класс укучылары сәламәтлек турында сөйләшүне дәвам иттеләр. Грипп турында әңгәмә үткәрделәр, “Могҗизалар кыры”дигән уен уйнадылар. Сәламәтлек темасына китапчык төзеделәр. Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр. “Сәламәтлек-үзе бер бәхет” дигән алынма стенд төзеделәр.
-
Рәсем конкурсы. 07.04.2018

5 нче сыйныф укучылары сәламәтлекне саклау темасына рәсем конкурсы үткәрделәр.
-
Здоровье – это здоровый образ жизни. 06.04.2018

Здоровье – это нормальная деятельность организма, его полное физическое и психическое благополучие. Здоровье – это здоровый образ жизни. Образ жизни человек строит сам в процессе всей своей жизни. Слово “здоровье” как и слово “любовь”, “красота”, “радость” принадлежат к тем немногим понятиям, значение которых знают все, но понимают по-разному. Здоровье человека – это главная ценность жизни каждого из нас. Его нельзя купить ни за какие деньги и ценности. Здоровье перевешивает все остальные блага жизни. “Здоровый нищий счастливее больного короля” (цитата Шопенгауэра). Обучающиеся 8 класса оформили подготовили небольшие выступления на тему "В здоровом теле-здоровый дух", а также оформили уголок здоровья своими рефератами и рисунками. Класс весело и с пользой провел время..
-
“Дөрес туклану серләре”. 06.04.2018

«Будь здоров» акцияләре кысаларында, 5 – 6 класс укучылары “Дөрес туклану серләре” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгатеннән соң укучыларга дөрес туклану кагыйдәләре, гриппны кисәтү турында буклетлар өләшенде.
-
Сәламәтлек- зур байлык. 06.04.2018

Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора. 4 класс укучылары сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын ныклап тагын бер кат карап үттеләр. Алар белән “Сәламәтлек- зур байлык” дигән темага класс сәгате узды. Иң беренче укучыларның үз фикерләре тыңланды. “Зарарлы-файдалы” дигән уен уйнадылар. “Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы” дигән презентация карадылар.
-
“Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту”. 06.04.2018

Кешенең иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш. 9 класс укучылары өчен “Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту” темасына тәрбия сәгате үтте. Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирелде, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату буенча эш алып барылды.Укучылар сәламәтлекне ныгыту буенча үзләре ясап алып килгән рәсемнәре буенча чыгышларын тәкъдим иттеләр, озак яшәү серләре турында фикер алыштылар.Тәрбия сәгате рәсемнәрдән күргәзмә оештыру, сәламәтлекне ныгытучы факторлар язылган буклетлар ясау белән тәмамланды.
-
“Без бергә” балалархалыкиҗаты республика фестиваленең гала-концерты. 05.04.2018

Арча шәһәренең сәнгать мәктәбендә “Без бергә” балалархалыкиҗаты республика фестиваленең гала-концерты узды.Залда районның иң сәләтле, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган уку алдынгылары урын алды, ә сәхнәдә фестивальнең сайлап-алу турыннан узган җыр-моңга гашыйк балалар, гаиләләр чыгыш ясады. Биредә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алмаз Ибрагимов һәм укучылар сарае белгечләре катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алмаз Ибрагимов укучыларга, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләп, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйгедә аеруча уңыш яулаучы укучылар бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылды.Әлеге укучылар арасында “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яулаган Егорова А. да бар иде. Аларга Грамоталар тапшырылды. Зал моңга һәм шат авазларга күмелде.
-
«Сәламәт бул». 05.04.2018

«Сәламәт бул» акцияләре кысаларында, укучылар арасында күңелле уеннар үтте. Бу уеннар балаларның хәрәкәт активлыгын үстерүгә, сәламәтлекләрен ныгытуга, ихтыяр көче,кыюлык, сабырлык тәрбияләүгә юнәлдерелде.
-
“Мы за ЗОЖ”. 04.04.2018

5 – 6 класс укучылары арасында “Мы за ЗОЖ” дип исемләнгән брейн – ринг үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекне саклау турында фикер алыштылар, проблемалы сорауларга җавап эзләделәр.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез. 02.04.2018

Каникул чоры - нинди рәхәт, күңелле вакыт. Тик 9 сыйныф укучыларына гына бу вакытны бушка уздыру ярамый. Чөнки Төп Дәүләт Имтиханнары тапшыру көне якынлаша. Шуны аңлап укучылар мәктәпкә консультацияләргә йори. Аларга шушы эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
















