Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
«Тарих-география атналыгы» 02.12.2021

Бүген мәктәбебездә тарих-география атналыгы башланып китте. Шул уңайдан, 5 нче класс укучылары арасында “Борынгы заман табышмаклары” дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Уен барышында “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командасы көч сынашты. Укучылар тарих фәне буенча алган белемнәрен күрсәттеләр. Уен “Тапкырлар” командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
Мы выбираем жизнь! 01.12.2021

1 декабря в МБОУ «Нусинская ООШ» проходили классные часы, посвященные Всемирному Дню борьбы со СПИДом. Педагоги информировали учащихся 7- 9 классов о проблемах, связанных с этой болезнью.Прививали обучающимся навыки здорового образа жизни. Учащиеся сделали плакаты «Мы выбираем жизнь», «Мы против СПИД!» с использованием красной ленты – символом борьбы со СПИДом. Очень важно формирование общественного сознания и гражданской позиции подростков в области обеспечения безопасности от ВИЧ-инфекции и СПИДа.
-
Театр – яктылыкка, нурга илтә... 01.12.2021

Мәктәбебездә театр атналыклары үткәрү матур гадәткә керде. Ел саен 1-9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә әзерләнгән спектакльләр күрсәтә. Театр һәр балага күп санлы комплекслардан арынырга, үз көчеңне тикшерергә һәм үз эшеңнән канәгатьләнү хисе алырга, ә кайвакыт сәләтеңне ачарга ярдәм итә. 3 нче сыйныфлар “Торна белән Төлке” рус халык әкиятен сәхнәләштерде.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 01.12.2021

Укучыларга сәламәтлекнең матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәү максатыннан “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына класс сәгатьләре уздырылды.
-
1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. 01.12.2021

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра. 7-9 сыйныфларда шушы датага багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Чара барышында наркомания, СПИД кебек афәтләрнең кешелек дөньясы өчен никадәр куркыныч тудыруы турында мәгълүмат бирелде, төркемнәрдә тикшерү өчен ситуацион мәсьәләләр тәкъдим ителде, танышу өчен китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
-
«Үрдәк беренчелекне алган» 30.11.2021

30 нчы ноябрь көнне 5 нче класс укучылары Кафия Вәлиевнаның «Үрдәк беренчелекне алган» дигән театраль тамаша тәкъдим иттеләр. Укучылар үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Куян малае" 27.11.2021

27 нче ноябрь көнне, мәктәбебезнең 2 - 4 сыйныф укучылары Абдулла Алиш әкиятенә нигезләнеп язылган "Куян малае" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
“ОСТА КУЛДА ҺӨНӘР БАР” 26.11.2021

Хезмэт эшчәнлеге аша, кызларда татар халкының сәнгатенә, мәдәниятенең бай тарихына кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү.
-
"Кеше хокуклары" Бөтенроссия Бердәм дәресе. 25.11.2021

Җәмгыять белеме укытучысы Төхфәтуллина Р.Р "Кеше хокуклары" Бөтенроссия Бердәм дәресе үткәрде. Укучылар дәрестә «Кеше хокуклары» тарихы турында сөйләштеләр, Кеше хокуклары гомум декларациясенең кыскартылган варианты турында фикер алыштылар.
-
Җимлекләр куйдык 24.11.2021

Кышкы чор - кошлар өчен бик авыр вакытлар.Үсемлек орлыклары калын кар астында калды, кошлар азык таба алмыйлар. Сәрдәбаш башлангыч класс укучылары мәктәп янындагы агачларга җимлекләр элеп куйдылар. Көн саен кошларга җим салып торалар.
















