Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Конституция-основной закон страны 11.12.2021

В МБОУ “Нусинская ООШ” 11 декабря с целью формирования у учащихся понимания сущности и значения Конституции и государственных символов Российской Федерации, воспитания чувства уважения, гордости, патриотизма, расширения кругозора и повышения общей культуры учащихся, проведены классные часы: в 2-4 классах «Моя Родина-Россия»; 5-7 классы «Государственные символы России» ; В 8-9 классах - «Конституция-основной закон страны». На мероприятии дети узнали о том, что Конституция – это основной закон государства, в нем написаны правила, по которым живут все жители России.
-
9 декабрь – Ватан геройлары көне 09.12.2021

9 декабрь – Ватан геройлары көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә тәрбия сәгатьләре үтте.
-
«Бәхетле очрак» 08.12.2021

Тарих-география атналыгы кысаларында 7-9 класслар өчен «Бәхетле очрак» уены оештырылды. Укучылар тарих-география фәннәреннән алган белемнәре буенча көч сынаштылар. Кызыклы сорауларга җавап таптылар, төрле авылыктагы биремнәр башкардылар. Уен барышында туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандылар.
-
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү- сәламәтлекнең нигезе 06.12.2021

Балаларга сәламәт булу өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшендерү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга кызыксыну уяту, чисталык-пөхтәлек тәрбияләү максатыннан “Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү- сәламәтлекнең нигезе” темасына әңгәмәләр үткәрелде.
-
Волейбол ярышы 05.12.2021

Сәламәтлек көненә багышлап мәктәптә волейбол ярышы үткәрелде.
-
“Хәтер төпләрендә утлы күмер” 04.12.2021

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан 9 нчы сыйныф укучылары Носы авыл китапханәсендә Фәнис Яруллинның “Хәтер төпләрендә утлы күмер” китабы буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр.
-
“Квартет” әкияти - тамаша. 03.12.2021

6 класс укучылары Хәбир Ибраһимның “Төпчек малай маҗаралары” исемле китабыннан “Квартет” әкияти - тамаша күрсәттеләр. Вакыйга урманда бара. Аю, ишәк, кәҗә, маймыл һәм укучы кыз-Гөлҗамал квартет оештыралар. Алар уен коралларында уйный белмиләр, шуңа театр уйнап карарга булалар. Алар Габдулла Тукайның “Кәҗә һәм Сарык” әкиятен куярга булалар.
-
Бөртекләп җыелган гомер 03.12.2021

Һәр елны 3 декабрь – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак билгеләп үтелә. Тормыш сынаулары алдында югалып калмаучы, ихтыяр көчен, сабырлыгын юлдаш итеп яшәргә омтылучы кешеләр белән таныштыру, укучыларда әйләнә –тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру максатыннан “Бөртекләп җыелган гомер” темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды.
-
“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” 03.12.2021

3 декабрь-“Билгесез солдат көне”. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Бу көн барлыкка килүгә фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары төп этәргеч булды. Мәктәбебездә “Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” дигән темага тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар презентация буенча бу көн турында тарихи мәгълүматлар белән танышттылар.
-
Дәресләрдә проект методы 02.12.2021

«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынландырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу. Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар. 5 нче сыйныф укучылары туган телдә әдәбият дәресендә “Мәзәкләр” темасына проект эше башкардылар.
















