Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
«Права и обязанности подростка» 17.02.2022

Ученики 5 класса закрепили знания о правах и обязанностях ребенка «Конвенция о правах ребенка» на примерах русских и татарских народных сказок.
-
Бердәм класс серләре 17.02.2022

“Бердәм класс серләре” конкурсының мәктәп этабы җиңүчеләре булган 7 класс укучылары конкурсның район этабына әзерләнә.
Учащиеся 7 класса стали победителями школьного этапа конкурса “Секреты дружного класса”. Они готовятся к районному этапу конкурса.
-
Начар гадәтләр, канатлы сүзләр. 17.02.2022

Психология атналыгы кысаларында Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары начар гадәтләр турында күзаллау булдыру; начар гадәтләрне, яхшыга әйләндерү юлларын эзләү максатыннан “Начар гадәтләр, канатлы сүзләр” исеме астында класс сәгате уздырдылар. Кеше һәрчак камиллеккә омтылырга, начар гадәтләрдән котылырга тиеш. Кимчелекләргә, начар гадәтләргә каршы көрәшкәндә һәркем үз - үзен яхшырак аңлый, үзенең ихтыярын чыныктыра, тәртипле булырга өйрәнә. Үз - үзеңә биргән сүзне үтәсәң, димәк, син яхшыны яманнан аерырга, үз - үзеңә хуҗа булырга өйрәнгәнсең дигән сүз. Бүгенге сыйныф сәгатендә кешене упкынга илтүче, җәмгыятьнең явыз дошманы тәмәке тарту, наркомания, алкоголизм турында гыйбрәтле сүзләр, мисаллар китерелде. Тормышның кадерен белергә, ныклы ихтыяр көченә ия булырга һәм инде кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белергә кирәк икәнлеге ачыкладылар.
-
Хәрби – патриотик айлык кысаларында 16.02.2022

Әфганстан, исемең шигъри синең ,
Җирең сихри , кыя , таш - тауларың !
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым....
Быел совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 33 ел тулды. Хәрби – патриотик айлык кысаларында, мәктәбебездә батырлык сәгатьләре үткәрелде, күргәзмәләр оештырылды. Туган илнең тугрылыклы уллары буларак, үзләренә җиткерелгән хәрби боерыкны ахыргача үтәгән авылдашларыбызны хөрмәтләү - изге бурычыбыз.
Шулай ук Әфган һәм Чичен сугышында катнашкан авылдашларыбыз Габделхаев Хаҗи Һәм Мортазин Рашатның каберләренә венок кую оештырылды.
-
“Батырларны барлар чак”. 16.02.2022

Хәрби – патриотик айлык кысаларында чит телләр укытучысы Мортазина Ф. С. 9 нчы класс укучылары белән “Батырларны барлар чак” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате барышында Рәүф Вафиннын тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Муса Җәлил һәм аларның көрәштәшләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
-
Әфганчылар көне. 15.02.2022

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Шул унайдан бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән тәрбия сәгате үтте. Анда безнең якташ әфганчыларыбыз турында сөйләштек.
-
Батырлар онытылмыйлар. 15.02.2022

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. 7 класс укучылары бүген халкыбызның легендар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган КВН кичәсенә җыелдылар.“Ромашка” һәм “Сандугач” командалары М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрен тикшерделәр. Капитаннар бәйгесендә көч сынаштылар. Шигъри юллар буенча шигырьләрне таныдылар.Герой-шагыйрьнең шигырьләре буенча язылган җырларны өйрәнделәр. Татар халкы үзенең курку белмәс сөекле улын онытырга тиеш түгел.
-
Муса Җәлил – герой-шагыйрь. 15.02.2022

Бүген татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел. Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.
Укучыларда Муса Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан 5 нче сыйныфта “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип исемләнгән әдәбият дәресе үтте. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Тоткынлыкта якташларыбызның батырлыгына сокландылар, Муса Җәлил иҗатының күпкырлылыгына төшенделәр.
Сегодня исполняется 116 лет со дня рождения поэта-патриота М.Джалиля. В 5 классе прошел урок “Муса Джалиль – поэт-герой”, посвящённый жизни и творчеству поэта.
-
“Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын беләсеңме?” 15.02.2022

Мәктәптә туган телләр декадасы башланып китте. 15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 6 нчы сыйныфларда “Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын беләсеңме?” дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Уен-ярышта 4 укучы катнашты. Сорауларга иң күп дөрес җаваплар биргән Галиев Ф. җиңү яулады.
В школе стартовал декадник родных языков. 15 февраля - день рождение поэта-героя М.Джалиля. В 6 классе проведена интеллектуальная игра «Знаешь ли ты биографию и творчество поэта?» Победу одержал Галиев Ф.
-
Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены. 15.02.2022

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде;
Үлемем дә яңгырар җыр булып..."
Герой-шагыйрь Муса Җәлил үлеме белән исемен мәңгеләштергән шагыйрь. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә хаклык өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Мәктәптә туган телләр декадасы кысаларында 7 нче класс укучылары катнашында Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены үткәрелде. Укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар: “Батыр - берне, белемле меңне егар”, “Капитаннар бәйгесе”, “Сез игътибарлымы?”, “Шигырьне таны”. Уен “Кызлар” командасының җиңүе белән тәмамланды.
В рамках декадника родных языков в 7 классе проведена игра “Тамчы-шоу”, посвященная дню рождению поэта М.Джалиля.
















