Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Күңелле очрашу. 31.01.2015

30нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә Ильяс Халиков белән очрашу булды. Әлеге очрашу чын тәрбия дәресе буларак үткәрелде. Укучыларга матур итеп җырлавы, өздереп гармунда уйнавы, итәгатьле сөйләве бик ошады. Әти- әниләргә, укытучыларга, өлкәннәргә карата ихтирам хисләре турында әңгәмә оештырылды.
-
Ярышлар 31.01.2015

Мәктәбебез укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Сәламәтлек спартакиадасы" кысаларында уздырылган көрәш бәйгесендә уңышка ирештеләр. 70 кг кадәр авырлыкта Сираҗиев Азат III урын, 75 кг югары авырлыкта Шәмсетдинов Ранис II урын яуладылар.
Шул ук көнне Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган пневматик винтовкадан ату ярышында Йосыпов Илназ I урынга лаек булды.Җиңүчеләрне тәбриклибез!
-
Физика- математика атналыгы . 28.01.2015

28январь- 6 февраль көннәрендә мәктәбездә физика- математика атналыгы үткәрелә. Әлеге атналыкка күп кенә чаралар планлаштырыла.бүген физика укытучысы Гайфуллин Р.Ф. 7-11 нче сыйныф укучылары арасында "Физик марафон"үткәрде.
-
Методик берләшмә утырышы. 26.01.2015

26 нчы декабрь көнне башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә утырышы узды.Утырышта балалар бакчасы тәрбиячесе дә катнашты.Ул балалар бакчасында ФГОС буенча алып барылган эшләр белән таныштырды, башлангыч класс укытучысы Рәфыйкова Г.Д. укучылар сөйләмендәге кимчелекләр һәм аларны кисәтү алымнары турында чыгыш ясады.
-
Чаңгы ярышында. 26.01.2015

26 январь көнне мәктәбебез укучылары Яңа Кырлайда үткәрелгән чаңгы ярышында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Туган телем язмышы. 23.01.2015

"Туган телем язмышы" исеме астында барлык классларда да тәрбия дәресләре үткәрелде. Укучыларга туган телнең ни дәрәҗәдә якын, кадерле булуы аңлатылды.
-
Кул эшләрендә- күңел җылысы. 22.01.2015

Мәктәбебездә башлангыч класс укучылары технология дәресләрен көтеп алалар. Бигрәк тә үзләре ясаган эшләрне якыннарына бүләк итәргә яраталар.
-
Көрәш батыры. 19.01.2015

16 нчы гынвар көнне Яңа Кенәрдә район хакимияте призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә 8 класс укучысы Хөснетдинов Дамир 2000-2001 нче елгы яшүсмерләр арасында 65 кг-нан югарырык үлчәүдә 1 нче урынны яулады. Афәрин, Дамир!!!! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Ата- аналар җыелышы. 16.01.2015

Бүген мәктәбебездә ата- аналар җыелышы булды. Көн тәртибе буенча түбәндәге чыгышлар тыңланды:
1."Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек." Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Л.М. чыгышы
2 I яртыеллык нәтиҗәләре Мостафин Д.Ф. чыгышы.
3. "Спайслар, наркотик матдәләрнең зыяны." Йолдыз Рөстәмовна чыгышы.
4.Участок инспекторы Зөбәеров И.И. чыгышы.
Җыелышның икенче өлешендә әти-әниләр класс җыелышларында булдылар.
Соңыннан ата- аналар комитеты утырышы үткәрелде.
-
Кышкы каникулда санаториядә. 07.01.2015

Наласа урта мәктәбеннән барысы 11 бала Мари Иленә "Кооператор" санаториясенә ял итәргә китте .Әйбәт итеп ял итеп, белем туплап, яңа дуслар табып, сәламәтлекләрен ныгытып кайтсыннар, дип телибез.


















