Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Видеоконференция. 03.04.2015

2 нче апрель көнне Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттахов мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән видеоконференция үткәрде.
-
9 классларда татар теленнән БРТ. 02.04.2015

Бүген 9 класс укучылары татар теленнән Бердәм Республика тесты эшләп карадылар. Имтиханга санаулы көннәр калып бара. Уңышлар!!!
-
4 нче чирек башланды. 01.04.2015

Язгы каникуллар тәмамланып укучылар мәктәпкә килделәр. Бүгеннән уку елының соңгы чиреге башланды. Имтиханнарга да күп вакыт калмады. 4 нче чиректә имтиханнарга әзерлекне тагын да арттыру бурычы куелды.
-
Педсовет. 31.03.2015

Бүген педсовет утырышы булды.
Көн тәртибендә:
1."ФГОС ның урта классларга күчүенә әзерлек" буенча Габдрахманова Г.В.,Насыйбуллина Д.Х. чыгышы.
2.3 нче чирек нәтиҗәләре.Габдрахманова Г.В.,класс җитәкчеләре чыгышлары.
3. Имтиханнарга әзерлек буенча фикер алышу.
-
Cыерчык оялары эленде. 30.03.2015

Җылы яктан туган якларына кошлар кайта.Укучылар һәм әти-әниләр көче белән әзерләнгән сыерчык оялары күпме кошны сөендерәчәк!? Ә инде иң яхшыларын без мәктәп территориясенә дә элдек. Укучылар кошларның тормышын даими күзәтеп торачаклар.
-
Дамир-беренче! 28.03.2015

27-28 нче март көннәрендә Мамадышта Республика беренчелегенә татарча көрәш буенча спортакияданың зона ярышлары үтте .8 нче класс укучысы Хөснетдинов Дамир 75 кг үлчәү авырлыгында, 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында, беренче урынга лаек булды (Трениры-Лотфуллин Таһир Әхмәт улы).Быелгы уку елында Дамирның бу беренче генә җиңүе түгел .Алга таба тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын!!!
-
Каникулда БДИ га әзерлек. 27.03.2015

Язгы каникуллар чорында 9,11 сыйныф укучылары өчен БДИ га әзерлек максатыннан тыгыз график буенча эш планы төзелде 9 сыйныф укучылары математика,рус теле,физика,татар теле фәннәреннән атна дәвамыда консультацияләргә йөрделәр .11 сыйныф укучылары рус теле,математика ,җәмгыять белеме, физика фәннәреннән районга барып имтиханнарны тапшырып та карадылар.Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара.Укучыларыбызга имтиханнарын бары тик уңай билгеләргә тапшыруларын теләп калабыз!!!
-
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы. 26.03.2015

26 март көнне Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Бөек елларга баш иябез!"темасы астында башлангыш сыйныфлар арасында шигырь сөйләүеләр конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Гафуров Ядъкәр (Укытуысы-Насибуллина Д.Х),2 нче сыйныф укучысы Бикбаева Иделия (Укытучысы-Рафикова Г.Д) уңышлы чыгыш ясадылар.Гафуров Ядъкәр сертификат белән бүләкләнде,Бикбаева Иделия 4 нче призлы урынга лаек булды.Молодцы!!!Алга таба да уңышлар!
-
Ильдус абый белән очрашу. 25.03.2015

Авылдашыбыз Илдус Шәрипҗан улы Венгрия сугышы ветераны. Бүгенгесе көндә тормыш иптәше Рокыя апа белән матур гомер кичерә алар.Илдус абый армия хезмәтендә булганда, сугышка керергә мәҗбүр була. Армия хезмәтен тәмамлап авылга кайта, Рокыя апа белән тормыш коралар.59 ел тигез гомер итәләр. Күп еллар бригдир булып эшли Илдус абый. Яшь буынга үзләренең изге теләкләрен теләп озатып калды алар.
-
Волейбол ярышында - без беренче!!! 24.03.2015

Бүген мәктәбебезнең хатын-кызлар командасы Профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган Волейбол буенча зона ярышында беренче урынны яуладылар. 30 нчы март көнне алар финал уенында катнашачак. Алга таба да кызларыбызга уңышлар телибез. Афәрин кызлар!!!


















