Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
“Халкыбызның милли киемнәре” 03.10.2022

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4Г сыйныф укучылары белән “Халкыбызның милли киемнәре” темасына әңгәмә үткәрелде. Чабата, күкрәкчә кебек инде онытылып баручы киемнәр турында кызыксынып тыңлаганнан соң, калфак, түбәтәй турында балалар үзләре чыгыш ясады. “Салават күпере” журналындагы “Милли курчак” сәхифәсе белән танышу да бик кызыклы булды.
-
“Өлкәннәргә ярдәм” акциясе 01.10.2022

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4Г сыйныф укучылары “Өлкәннәргә ярдәм” акциясенә кушылып, авылдашыбыз Вафина Нурдидә апага бардылар. Көз көне бакчада эш күп булуны искә алып, бакчадагы эшләрне башкарырга ярдәм иттеләр: кура куакларын бәйләделәр, корыган чәчәкләрне йолкыдылар, агач төпләренә су сиптеләр һәм коелган яфракларны себереп урнаштырдылар. Нурдидә апа балаларга рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен әйтеп озаттып калды.
-
Беренче октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2022

Беренче октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан 1Г класс укучылары белән "Минем яраткан әбием, бабаем " дигән темага рәсем конкурсы уздырдык. Укучылар белән башта яраткан әбиләре, бабайлары турында әңгәмә уздырылды. Аннары алар шушы темага рәсем ясадылар. Телибез сезгә яшел җәйләр,
Ап-ак карлы кышлар.
Кышларда да, җәйләрдә дә
Бәхетле минутлар.
Ак төннәр телибез сезгә,
Матур тыныч төннәр.
Тагын ниләр телик сезгә,
Безнең Өлкәннәр. -
Туган ил кайдан башлана 30.09.2022

Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен "Туган ил кайдан башлана" дигән яңа проект нигезендә 30 нчы сентябрь көнне Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениясе җитәкчесе Әюпов И. И. 9-11 класс укучылары белән “Туган ил кайдан башлана?” дигән темага сөйләшү үткәрде. Лекция барышында Ильфар Ильдарович Арча шәһәре тарихы, аның символикасы белән таныштырды. Районның икътисади үсешенә кагылды, бүгенге көндә район халкын сөендерә торган проектларга тукталды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
За безопасность движения на дорогах 28.09.2022

27.09.2022 в целях предупреждения дорожно-транспортного травматизма классные руководители Хайрутдинова В.Р. (3 класс) и Исмагилова Г.А. (7 класс) провели профилактические мероприятия по правилам дорожного движения: за безопасность движения на дорогах. На мероприятие была приглашена начальник отделения профилактики в Арском районе ГБУ "ПДД" Мухаметзянова Э.Г.
-
Профилактические мероприятия по правилам дорожного движения 28.09.2022

Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нче А класс укучылары белән “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” исеме астында интеллектуаль уен уздырылды. Чараның максаты: юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү. Укучылар ике командага бүленеп көч алыштылар. Уенда “Светофор” һәм “Зебра” командаларының көче тигез булып, дуслык җиңде. Чарада катнашкан Арча районы ЮХИДИ идәрәсе белгече Мөхәммәтҗанова Энҗе Гаязовна чарага уңай бәя бирде, укучыларга теләкләрен җиткереп истәлек бүләкләре тапшырды.
-
«Изучи интернет — управляй им» 27.09.2022

XI Всероссийский онлайн-чемпионат «Изучи интернет — управляй им»!
Тема этого года – «Цифровая грамотность». Задания будут посвящены информационной, компьютерной, коммуникативной и медиаграмотности, технологиям будущего и безопасности в интернете.
Победители чемпионата получат ценные призы:
1 место – планшет HUAWEI
2 место – смартфон Redmi
3 место – умные часы Amazfit
4 место – VR-очки с наушниками и джойстиком Shinecon
5 место – TWS-гарнитура Redmi
Участники, не занявшие призовых мест, получат именные электронные сертификаты и подписку на электронные версии «Классного журнала» и «ПониМашки» на 3 месяца, а призёры – на 6 месяцев
Регистрируйся на онлайн-чемпионат уже сейчас: https://игра-интернет.рф/championship2022/ -
Cоревнования по легкоатлетическому кроссу 24.09.2022

23 сентября на стадионе г.Арск состоялись соревнования по легкоатлетическому кроссу, посвященные Дню профсоюзов Республики Татарстан. Это первый вид спорта в рамках спартакиады среди первичных профсоюзных организаций 2022-2023 учебного года.
Учителя нашей школы: Залялиев И.И., Саттарова Г.Ф., Тухбатуллина Л.Х. – приняли активное участие в состязаниях.
-
Интернет-чиксез мәгълүмат дөньясы 22.09.2022

Цифрлаштыру елы кысаларында Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен “Интернет-чиксез мәгълүмат дөньясы” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучыларны яңа укыту платформалары: «Ачык мәктәп», «Я-класс» белән таныштыру максат итеп куелды. Ә «Учи.ру»платформасы белән алар күптәннән таныш. Әлеге платформаларда укучылар предметларны интерактив формада өйрәнәләр. Платформа биремнәрнең тизлеген һәм дөреслеген, хаталар санын һәм укучының тәртибен исәпкә ала. Һәр бала өчен система автоматик рәвештә шәхси биремнәрне, аларның эзлеклелеген һәм катлаулылык дәрәҗәсен сайлый.Әлеге платформалар балаларның танып-белү процессларын үстерү, күзаллауларын киңәйтә, заманча җәмгыять тормышына җайлашкан иҗади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
-
“Көзге кросс” 20.09.2022

19 нчы сентябрь көнне Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә, традиция буенча, “Көзге кросс” үткәрелде. Анда 1-11 нче класс укучылары катнашты. Малайлар һәм кызлар, яшь үзенчәлекләре буенча, берничә төркемгә бүленеп йөгерделәр. Көн кояшлы, матур, күңелләр күтәренке иде. Укучылар бүгенге көнне сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрделәр. “Хәрәкәттә - бәрәкәт” дип, өлкәннәр белеп әйткән. Сәламәт булыгыз! Җиңүчеләрне котлыйбыз!








